Аксак кола (эпос)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аксак кола (эпос) latin yazuında])
Аксак кола (эпос)
Жанр:

эпос

Әсәр тексты Викитекада

«Аксак кола» — башкортларның халык-авыз иҗаты, эпос.

Язылу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигъри‑проза формада яши. Тәүге тапкыр 1907 елда М. А. Буранголов тарафыннан Самар губернасы Бозаулык өязе Ильяс авылында (хәзерге Ырынбур өлкәсе Кызыл Гвария районы Югары Ильяс авылы) Хәсән Буранголовтан язып алына. Эпосның «Аскак кола», «Биш колын» һәм башка вариантларын К. Мәргән, Ф. А. Нәдершина, Ә. М. Сөләймәнов, М. М. Сәгыйтов, Н. Д. Шоңкаров һәм башкалар язып ала. Мелодия вариантларын З. Г. Исмәгыйлев, Л. Н. Лебединский, Х. Ф. Әхмәтов язып ала һәм нотага сала. Эпосның Башкортстан һәм Ырынбур өлкәсе территорияләрендә язып алынган 20‑гә якын варианты Гыйльми архивта, Уфа дәүләт сәнгать институтының фольклор фондында һәм шәхси архивларда саклана.

Кыскача эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпос буенча, Аксак кола — Шүлгән күле төбеннән чыккан изге атлар токымы — явыз хужасыннан кача һәм үзе белән елкы өерен алып китә. Бай улы өерне куып җитә һәм, Аксак колага яхшы тәрбия вәгъдә итеп, өерне алып кайтуын үтенә, әмма өер кайту ягына борылгач, антын бозып, Аксак колага ук ата. Яраланган ат, тоягы белән тибеп, хужасын үтерә (икенче версия буенча, кайтып җиткәч, бай улы аттан егылып, камчы сабының сыныгына чәнчелеп үлә) — явызлык һәм мәкерлек хөкем ителә. «Аксак кола»да башкортларның көнкүрешен һәм йолаларын тормышчан итеп тасвирлауга зур урын бирелә. .

Аҡһаҡ ҡола төшөндә күргәнен йылҡыларына һөйләгәне:
«Аҡһаҡ ҡола был хәлде һиҙенгән, ти. Ҡораллы егеттәр килерҙән алда төш күреп, йылҡыларына әйткән, ди:
Бөгәсә лә бер төш күрҙем,
Төшөмдө мин ут күрҙем.
Ут эргәһе тулы шеш күрҙем,
Шеш осонда ит күрҙем,
Был ни булыр, бейәләр,
Был ни булыр, бейәләр?
Күмәк елҡы арасыннан чыгып, бер кола байтал телгә килеп, төш юраган, ди.
Бөгөн төндә бер төш күрһәң,
Төшөңдә һин ут күрһәң,
Ут эргәһе тулы шеш күрһәң,
Шеш осонда ит күрһәң,
Ҡара башыңа булһын, ҡарт убыр,
Ҡара башыңа булһын, ҡарт убыр, —
дип юраган, ди.

Read more: http://soyuzkuraistovrb.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=690:2012-01-23-14-49-31-747

"Аҡһаҡ ҡола" эпосынан өҙөк»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәргән К. Башкорт халкының эпосы . — Уфа, 1961;
  • Сәгыйтов М. М. Борынгы башкорт кобаерлары. — Уфа, 1987;
  • Галин С. Ә. Тарих һәм халык поэзиясе. — Уфа, 1996.
  • Сәгыйтов М. М. Борынгы башкорт кобаерлары. — Уфа, 1987;
  • Киреев А. Н. Башкирский народный героический эпос. 0 Уфа, 1970;
  • Галин С. А. Башкирский народный эпос. — Уфа, 2004.
  • Юматов В. С. Древние предания у башкирцев Чубиминской волости. // Башкирия в русской литературе. Том 1. Составление, предисловие и комментарии М. Г. Рахимкулова. — Уфа, 1961. С. 250.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]