Ак күл (Идел-Кама тыюлыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак күл (Идел-Кама тыюлыгы) latin yazuında])

Ак күл - Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылыннан көньяктарак, Сумка елгасы үзәненең киңәйгән урынындагы күл. Идел-Кама саклаулыгы зонасына керә.

Су өслегенең мәйданы 5,3 га. Су күләме 89 мең м³. Озынлыгы 540 м, уртача киңлеге 98 м, иң зур киңлеге 140 м, уртача тирәнлеге 1,7 м, иң зур тирәнлеге 4 м. Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Күл аша Сумка елгасы ага. Суы үтә күренмәле, чиста, уртача минеральләшкән (234-268 мг/л), гидрокарбонат-сульфат-магнийлы, чагыштырмача каты (4,1-4,9 мг-экв/л). Күлнең төньяк-көнчыгыш өлеше сазланган, көнчыгыш өлешендә - комлы кечкенә пляж, төньяк өлешендә - 15-20 м киңлектә су үсемлекләренең (сары төнбоек һәм ак төнбоек) популяцияләре.

Су һәм су яны флорасы өчен үзенчәлекле үсемлекләр: Канада элодеясы, вак бака тәңкәсе, соры зирек, кара тирәк. Фаунасы өчен - Америка чәшкесе, ондатра, гади яр чыпчыгы, күл акчарлагы, елга акчарлагы, күл бакасы һәм очлы башлы бака, алтын табан балык үзенчәлекле. Сумка елгасының комлы-балчыклы китерелмәләре аркасында күлнең күләме кечерәя.

Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]