Александр Толстиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Толстиков latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 16 август 1957(1957-08-16) (66 яшь)
Туу урыны Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Һөнәр төре химик
Эшчәнлек өлкәсе Химия природных соединений[d]
Эш урыны РФА СБ катализ институты[d] һәм Архив Российской академии наук[d]
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор һәм РФА әгъза-корреспонденты[d]
Академик дәрәҗә химия фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
РФ дәүләт мөкәфәте премия Ленинского комсомола
 Александр Толстиков Викиҗыентыкта

Толстиков Александр Генрихович (16 август 1957, Алматы) — Россия рәссамы һәм галим-химигы, Россия сәнгать академиясенең (Рәсем сәнгате бүлеге) мөхбир әгъзасы (академигы), Россия Фәннәр академиясенең (Материаллар фәне турында химия бүлеге) әгъза-корреспонденты. Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Генрихович Толстиков Россия Фәннәре академиясенең булачак академигы Г. А.Толстиков (1933-2013) гаиләсендә туган, сеңлесе Татьяна (1960) — биохимик, Новосибирск дәүләт университеты профессоры[1][2].

1980 елда Башкорт дәүләт медицина университетының химия факультетын тәмамлый.

1980 елдан 1983 елга кадәр А.Г. Толстиков Уфа дәүләт сәнгать институтында укый.

1986 елда «Синтез лейкотриенов серий А,С,Е и их аналогов» темаһына кандидатлыҡ диссертацияһын, 1993 йылда «Синтез природных биорегуляторов ацетогенинового типа и их аналогов» темасына докторлык диссертациясе яклый (рәсми оппонентлары А. Н. Касаткин, И.В.Торгов һәм В.Н.Чарушин).

1989 елдан 1993 елга кадәр — СССР Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә липидлар синтезы лабораториясе мөдире.

1993 елдан 2000 елга кадәр — Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Г.К. Боресков исемендәге Катализ институтында (Новосибирск) биологик актив катнашмаларның тимер комплексы һәм биохимия каталитик синтезы бүлеге мөдире. 2000 елдан — Катализ институтының баш гыйльми хезмәткәре.

2000 елда профессор дәрәҗәсе бирелә, шул ук елның 26 маенда Россия Фәннәр академиясе Материаллар турында фән һәм химия бүлегенең әгъза-корреспонденты.

2000 елдан алып 2003 елга кадәр РФА Җаек бүлегенең (Пермь) техник химия институты директоры. 2001 елдан алып 2004 елга кадәр Пермь дәүләт университетының химия факультетында Табигый кушылмалар химиясе кафедрасы мөдире.

2003 елдан 2013 елга кадәр — РФА Президиумының (Мәскәү) баш гыйльми секретаре урынбасары.

2005 елдан ике урында РФА Уфа гыйльми үзәгенең Нефть химиясе һәм катализ институтының төп гыйльми хезмәткәре (ике урында эшли).

2013 елдан ике урында РФА Арихивында эшли. 2015 елдан — РФА Архивының Музей-күргәзмә эшчәнлеге үзәгендә җитәкче (Мәскәү), Архивның директоры вазифасын башкаручы (2018-2019).

2013 елдан алып — Россия сәнгатьле академиясе академигы. 2014 елдан 2016 елга кадәр — Россия сәнгатьле академиясе президентының фәнни-оештыру эше буенча урынбасары. 2014 елда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Украинада һәм Кырымда сәясәтенә ярдәм йөзеннән РФ мәдәният эшчәнлегенең күмәк мөрәҗәгатенә кул куя[3].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Органик синтез, ассиметрик тимер комплекслы катализ, медицина химиясе, шикәр-галилейлар химиясе, табигый һәм биологик актив берләшмәләр химиясе, гетероциклик берләшмәләрнең химиясе өлкәсендәге белгеч.

Медицина һәм ветеринария өчен «Клатрапростин», «Эстуфалан», «Клатирам» кебек простагландиннар беренче ватан препаратларын булдыруда актив катнашучы.

Хирургия өчен өр-яңа җөй елеме материалларын сәнәгатле алу ысулларында актив катнаша. Үсемлекләрнең югары терпеннар нигезендә ассиметрик гидрирлауның яңа катализаторларын эшли. Составында азотлы булган гетероциклик берләшмәләрнең биологик активлык белән асимметрик синтезлауның яңа ысулларын эшли.

Ватан һәм чит ил басмаларында 370 тән артык гыйльми басма, 6 күмәк монография, фән һәм мәдәният тарихы буенча 15 фәнни-популяр электрон матбугат басмалары авторы һәм автордашы.

«Вопросы истории естествознания и техники» журналы редколлегия әгъзасы»[4].

Сынлы сәнгаттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми эшчәнлегенән тыш А.Г. Толстиков сынлы сәнгать белән дә мавыга. Музейларга еш йөри. Музейда Толстиковның Башкортстанда майлы рәсем сәнгатенә нигез төзәүче Юрий Тимофеевич Игнатьев (1937-1999) белән дуслаша. Шуңа күрә бүгенге көндә Александр Толстиков — РФА Архивы реставрация үзәгенең җитәкчесе дә булып тору очраклы түгел[6].

Бүгенге көндә А.Г. Толстиков майлы сынлы сәнгатнең традицион техникасында эшли. 1986 елдан — Россиядә һәм чит илләрдә күп санлы күргәзмәләрдә катнаша.

  • Россия Сәнгать академиясе академигы (Сынлы сәнгать бүлеге, 2013)
  • Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы (2008)
  • Россиянең Профессиональ рәссамнар иҗади берлеге әгъзасы, (2005)
  • ЮНЕСКО карамагында Россия профессиональ рәссамнар берлеге әгъзасы.

2017 елда А.Г. Толстиков М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгатьле музеена күренекле галимнәрнең, рәссамнарның һәм сәнгать белгечләренең үзе язган ун өч портретын бүләк итә. Бүләк Өфөлә туган, күренекле рәссам М.В. Нестеровның тууының 155-еллыгына арнала. Портретларының күбесе 2016 елның апрелендә РФ Архив залларында Александр Толстиковның «Йөзләрдә сәнгать һәм фән. Замандашлар портретлары» документаль-нәфис күргәзмәсендә куела.

А.Г. Толстиков музейга барча 60-тан артык авторлык полотноларын бүләк итә.

Александр Толстиковның күп санлы шәхси күргәзмәләре Россиянең калаларында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Новосибирск һ. б.) һәм чит илләрдә — Франция, АКШ, Финляндия, Көньяк Корея, Эстонияда үтә.

Г. А. Толстиковның 2008-2018 еллар чорында төп күргәзмәләре:

  • «Сергей Краснов һәм дуслар». Россия сәнгатьле академиясенең күргәзмәләр залы. Мәскәү, 2008 й.
  • «Реализм кысалары» (шәхси күргәзмәсе). Россия сәнгать академиясенең күргәзмәләр залы. Мәскәү, 2011 й.
  • «Петербург сецессионы-1». СПб АХ күргәзмәләр залы. Санкт-Петербург, 2012 й.
  • «Петербург сецессионы-2».СПб АХ күргәзмәләр залы. Санкт-Петербург, 2013 й.
  • «Фәрештәләр һәм кешеләр» А.Н. Бурганов белән бергә). РФА Архивының күргәзмәләр залы. Мәскәү, 2013 й.
  • «Петербург сецессионы-3». СПб АХ күргәзмә залы. Санкт-Петербург, 2014
  • «Рәсем көзгесендә» (шәхси күргәзмәсе). « С. К. Коненковның иҗат остаханәсе» мемориаль музее. Мәскәү, 2014
  • Күргәзмә «18 +» В.Ф.. Волосенков белән бергә). РФА Архивы күргәзмәләр залы. Мәскәү, 2015 й.
  • «TOP-LIST Александр Толстиков. Мане белән диалог». РФА Архивы күргәзмәләр залы. Мәскәү, 2016 й.
    • «Ялангач натура». Архитекторлар Үзәк йортының күргәзмәләр залы (ДА). Мәскәү, 2016 й.
  • «Йөзләрдә фән һәм сәнгать. Замандашлар портреты». РФА Архивы күргәзмәләр залы. Мәскәү, 2017 ел
  • «Сиңа -иң иркә сылукайга» (М.В. Горшунов, Наталия Шушанян, Дмитрий Шеин белән бергә). Максим Горьковское исемендәге Галимнәр йортының күргәзмәләр залы. Санкт-Петербург, 2018 ел
  • «Замандашлар» (шәхси күргәзмәсе). М.В. Нестеров исемендәге Башкорт Дәүләт сәнгать музее. Уфа, 2018 ел

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фән һәм техника өлкәсендә Ленин комсомолы премиясе (1986) — «Простаноидтарның фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләре» эше өчен
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (төркем составында, 1992 ел өчен) — эйкозаноидтарның тулы синтезы, яңа югары эффектлы простагландиннар препаратларын эшләү өчен.
  • «Академиягә алдындагы казанышлары өчен» Россия сәнгатьле академиясе медале (2017 ел)
  • Россия сәнгатьле академиясенең көмеш медале (2018 ел.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Александра Генриховича Толстикова РФА рәсми сайтында
  • Профиль Александра Генриховича Толстикова на официальном сайте РАХ
  • http://yatol.ru/. Официальный сайт Александра Генриховича Толстикова
  • Толстиков Александр Генрихович (Башкирская энциклопедия) (неопр.). башкирская-энциклопедия.рф. Дата обращения: 2 августа 2017.
  • «Музы в храме науки» Толстиков Александр Генрихович (Архивы Российской академии наук) (неопр.). arran.ru. Дата обращения: 2 августа 2017.
  • ACADEMIA / Александр Толстиков. «Фитохимия вчера, сегодня, завтра». 1-я лекция (неопр.). tvkultura.ru. Дата обращения: 2 августа 2017.
  • ACADEMIA / Александр Толстиков. «Фитохимия вчера, сегодня, завтра». 2-я лекция (неопр.). tvkultura.ru. Дата обращения: 2 августа 2017.
  • А.Г. Толстиков, М.В. Вяжевич. Четыре портрета (Художники) (неопр.). Архив РАН.
  • А.Г. Толстиков, В.Ю. Афиани Четыре портрета (Ученые. часть 1) (неопр.). Архив РАН.
  • А.Г. Толстиков, М.В. Вяжевич. Четыре портрета (Ученые. часть 2) (неопр.). Архив РАН.
  • http://artrussia.ru/Alexandr_Tolstikov ГАЛЕРЕЯ СОВРЕМЕННОГО ИСКУССТВА ARTRUSSIA
  • Фиан — 1
  • Фиан — 2