Александр Цвариани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Цвариани latin yazuında])
Александр Цвариани
Туган 20 май 1975(1975-05-20) (48 яшь)
Тбилиси, Гөрҗистан
Һөнәре балет артисты
Эш бирүче Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры

Александр Цвариани(20 май 1975 ел) — Россия һәм грузин балет солисты һәм балет педагогы. Россиянең атказанган артисты (2004). 1993-1994 елларда Башкорт опера һәм балет театры солисты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Тамазович Цвариани 1975 елның 20 маенда Тбилиси шәһәрендә табиб Цвариани Тамаз Геронтоевич һәм Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры балет солисткасы Цвариани Тамара Федоровна гаиләсендә туган. Аның сеңлесе Надия шушы ук театрның балеринасы була, хәзерге вакытта шунда педагог-репетитор булып эшли.

Балет сәнгатен Тбилиси хореография училищесында үзләштерә (педагоглары Леван Давыдович Мхитарян, Борис Георгиевич Рахманин, Абукин Вахтанг Михайлович) шулай ук Нинель Даниловна Сильвановичтан да дәресләр ала. Бала чактан сәхнәдә балетларда чыгыш ясый башлый. Тәүге рольләренең берсе — «Дон Кихот» балетындагы «Һәпәләк» биюендә малай роле. 1993 елда хореография училищесын тәмамлый.

1991-1993 елларда уку белән беррәттән Тбилиси опера һәм балет театрында эшли. 1993-1994 елларда булган — Башкорт опера һәм балет театры солисты. 1994-1996 елларда — Чиләбе опера һәм балет театры, 1996-1997 елларда — Тбилиси опера һәм балет театры солисты. 1997 елдан әлеге көнгә кадәр Чиләбе опера һәм балет театры солисты булып тора.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Георгий Дмитриевич Алексидзе куйган балетлары һәм хореографик миниатюралары.

  • «Сильфида» — Гюрн, Джеймс
  • «Горда» — Сардар, Горда
  • «Баядерка» — Божок, Солор
  • «Жизель» — Ганс, Альберт
  • «Лебединое озеро» — Шут, Бенно, Ротбарт
  • «Чиполлино» — Граф Вишенка, Чипполлино
  • «Вальпургиева ночь» — Пан
  • «Серенада» — Үҫмер
  • «Шопениана» — Үҫмер
  • «Спящая красавица» — Күк ҡош
  • «Коппелия» — Франц
  • «Тысяча и одна ночь» — ухх ҡошо, Раб, Шахрияр
  • «Корсар» — Раб
  • «Тарас Бульба» — Вариация Остапа (Гопак)
  • «Дон Кихот» — Эспада, Базиль
  • «Конек-горбунок» — Океан, Һыуҙар әһеле
  • «Ромео и Джульетта» — Тибальд
  • «Щелкунчик» — Дроссельмейер, Принц
  • «Белоснежка и семь гномов» — Егерь, Принц
  • «Кот в сапогах» — Жак
  • «El mundo de Гойя» — Гойя
  • «Слуга двух господ» — Труффальдино
  • «Золушка» — Мачеха
  • «Привал кавалерии»  — Пётр
  • «Анюта» — Пётр Леонтиевич, Модест Алексеевич
  • «Половецкие пляски» — Һыбайлы
  • «Бахчисарайский фонтан» — Нурали
  • «Эсмеральда» — Гренгуар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]