Альта Мәхмүтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альта Мәхмүтова latin yazuında])
Альта Мәхмүтова
Туган телдә исем Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова
Туган 9 июнь 1937(1937-06-09)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бондюг районы, Бәзәкә
Үлгән 10 апрель 2021(2021-04-10) (83 яшь)
Казан
Яшәгән урын Галиев урамы[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре тарихчы, университет укытучысы
Бүләк һәм премияләре Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премия

Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова (рус. Махмутова Альта Хазеевна) (туг. 9 июнь 1937, Бәзәкә) – тарихчы, Казан (Идел буе) федераль университеты укытучысы. Татар җәмгыятендә хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 9 июнендә ТАССРның Бондюг (1963 елдан Алабуга, 1985 елдан Менделеевск) районы Бәзәкә авылында туа. 1956-1965 елда Казан университетында укый. 1967–2010 елларда Альта Мәхмүтова Казан университетында укытучы, доцент була. 1971 елда «Борьба за женское образование у татар (90-е годы XIX века – 1917 год)» ( «Татарларда хатын-кыз белеме өчен көрәш (XIX гасырның 90 нчы еллары-1917 ел)») дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 2010 елның сентябреннән пенсиядә.

Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының мөһим һәм катлаулы битләрен яктырткан галим буларак яхшы билгеле. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый. Альта Мәхмүтова — тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы. «Лишь тебе, народ, служенье» ( «Сиңа гына, халык, хезмәтем») китабы өчен Альта Хаҗи кызына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиясе бирелә.[1]

Альта Мәхмүтова татар гендер тарихы буенча иң зур белгеч булып санала. Ул Татарстан тарихчылары арасында микротарих өлкәсендә беренче тикшерүчеләрнең берсе. [2]

Төп әсәрләрее,[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Mонографияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Становление светского образования у татар (1861-1917 гг.). Казань: изд-во Казанского университета, 1982. (русча)
  • Лишь тебе, народ, служенье!: история татар. просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби / А.Х.Махмутова. — Казань : Магариф, 2003. – 453 с. ISBN 5-7761-1294-X (русча)
  • Пора и нам зажечь зарю свободы! : джадидизм и жен. движение . Казань : Татарское книжное издательство, 2006. – 252 с. ISBN 5-298-03992-8 (русча)
  • Бизәкәм, туган бишегем. Казан. Яз. 2016. — 455 б. ISBN 978-5-98688-085-3 (татарча)
  • Колыбель моя, Бизяки. Казан. Яз. 2017. — 527 с. ISBN 978-5-98688-092-1 (русча)

Мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Махмутова А.Х. П.А.Столыпин: направить «серьезные усилия к пресечению национально-татарского натиска» // Гасырлар авазы — Эхо веков, 1998, №3/4, с.68-87
  • Махмутова А.Х. Проект, не успевший стать законом // Гасырлар авазы — Эхо веков, 2001, №1/2, с. 29-47 (русча)
  • Махмутова А.Х. Габдулла Буби: «Без основательных знаний и просвещения невозможно узнать болезни нации и по-настоящему лечить их» // Гасырлар авазы — Эхо веков, 2001, №3/4, с. 191-201 (русча)
  • Махмутова А.Х. «И на татарской почве может хорошо привиться родное нам и дорогое театральное искусство» : // Гасырлар авазы — Эхо веков, 2006, №1, c. 16-27. (русча)
  • Махмутова А.Х., Гайнуллина Г.Р. Мухлиса Буби (К 150-летию со дня рождения)(үле сылтама). Tatarica N 12. 2019. Б. 176-181. DOI: 10.26907/2311-2042-2019-12-1-176-181 (инглизчә һәм татарча)

Публицистик мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе: Тарихта җуелмас эзе бар: Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова(үле сылтама)
  2. Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Повол¬ жье: история и современность / Материалы круглого стола, проведённого в Ин ституте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионо ведения АН РТ», 2017. c. 44. ISBN 978-5-902375-17-3