Альфред Апин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альфред Апин latin yazuında])
Альфред Апин
Туган 26 гыйнвар 1906(1906-01-26)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 3 февраль 1972(1972-02-03) (66 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан милли тикшеренү технология университеты һәм РФА химик физика институты[d]

Альфред Янович Апин (1906 елның 26 гыйнвары, Санкт-Петербург, Россия империясе1972 елның 3 феврале, Мәскәү, ССРБ) — совет галиме, Сталин премиясе лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1906 елның 26 гыйнварында Санкт-Петербургта танылган бакчачы гаиләсендә туа.

Сембердә төзүче-десятниклар һөнәри белем бирү мәктәбен һәм төзелеш техникумының бер курсын тәмамлый. 1919 елның апреленнән вагон остаханәсендә слесарь, аннары Сембер станциясендә ярдәмче эшче, Россия Ленин Коммунистик Яшьләр Берлеге губерна комиссиясенең матбугат экспедиторы булып эшли.

1925 елның февралендә комсомол юлламасы буенча Казан университеты физика-математика факультетының химия бүлегенә укырга керә. 1928 елның көзендә профессор А. Я. Богородский тәкъдиме буенча аспирантлыкка укырга керә. Бу чорда Татарстан АССР гипсларыннан һәм балчыкларыннан портландцемент алу бурычын хәл итә[1].

1930 елда Казан химия-технология институтына күчерелә (КДУда бүлек ябылу сәбәпле), киләсе елда Ленинград химия физикасы институтына җибәрелә һәм фәнни хезмәткәрләр штатына керә.

1947 елдан совет атом проектында катнашучы, КБ-11 (Арзамас шәһәре-16) нейтрон инициаторлар лабораториясе (лаборатория № 7) җитәкчесе. ССРБда беренче атом-төш бомбасын сынаганнан соң (1949) 2 нче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты була һәм Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.

1950 елда Мәскәүгә, химия физика институтының лабораториядәге төркем җитәкчесе булып кайта. 1953 елда аның төркеме детонация лабораториясенә әверелә, ул икенче Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

1954 елдан тротил һәм гексогенга караганда куәтлерәк булган шартлаткыч матдәләрне синтезлау һәм тикшерү эшләрендә катнаша[1].

1970 елда октоген нигезендә составлар эшләгән һәм кулланган өчен ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты була һәм икенче Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә[1].

1972 елның 3 февралендә эш урынында вафат була. Востряков зиратына җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Апин Альфред Янович (1906—1972) Biblioatom.ru

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сулимов А. А., Апина Т. А. Памяти Альфреда Яновича Апина (1906—1972) // Горение и взрыв. — Т. 9, № 2. — М.: ТОРУС ПРЕСС, 2016. — С. 161—171.
  • Апин А. Я., Беляев А. Ф., Соснова Г. С. Экспериментальное определение теплоты взрыва // Физика взрыва. Сб. № 2. — 1953. — С. 3—26