Анатолий Рыков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Рыков latin yazuında])
Анатолий Рыков
Туган 26 август 1978(1978-08-26) (45 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының тарих факультеты[d]
Һөнәре сәнгать белгече, тарихчы, фәлсәфәче, университет профессоры, сәнгать теоретигы
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Анатолий Владимирович Рыков (1978 елның 26 августы, Ленинград) — Россия сәнгать белгече. Сәнгать фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы, Санкт-Петербург дәүләт университетының Тарих институтының Көнбатыш Европа сәнгате тарихы кафедрасы профессоры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анатолий Рыков 1978 елда Санкт-Петербургта туган[1].

2000 елда Санкт-Петербург дәүләт университетының (СпбДУ) тарих факультетын, ә 2003 елда СПбДУ аспирантурасын сәнгать тарихы кафедрасы буенча тәмамлый. Сәнгать фәннәре докторы, профессор Нина Калитина җитәкчелегендә «Дэвид Хокни һәм хәзерге инглиз фигуратив рәсеменең проблемалары» темасы буенча сәнгать белеме кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 17.000.09 — сәнгать теориясе һәм тарихы). Рәсми оппонентлар — фәлсәфә фәннәре докторы, профессор В. В. Прозерский һәм сәнгать фәннәре кандидаты, доцент Т. Ф. Верижникова; әйдәп баручы оешма — Дәүләт Эрмитажы[2].

2008 елда СПбДУның фәлсәфә һәм политология факультетында «1960—1990 еллар Америка хәзерге заман сәнгате теориясе контекстында сәнгать-теоретик консерватизм» темасы буенча фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 17.000.09 — сәнгать теориясе һәм тарихы). Фәнни консультант — Е. Г. Соколов; рәсми оппонентлар — сәнгать белеме докторы С. С. Ванеян, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор А. А. Грекалов һәм фәлсәфә фәннәре докторы, профессор В. М. Дианова; әйдәп баручы оешма — Россия Сәнгать академиясенең Сынлы сәнгать теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты[3].

2003 елдан — укытучы, ә 2012 елдан — Санкт-Петербург дәүләт университетының Тарих институтының Көнбатыш Европа сәнгате тарихы кафедрасы профессоры. «XX гасырның чит ил сәнгате», «Сәнгать теориясе нигезләре», «XVIII гасырның Көнбатыш Европа сәнгате», «XX гасырның чит ил архитектурасы», «Хәзерге заман сәнгатенең һәм мәдәниятенең актуаль проблемалары» лекцияләре курслары укый[4]. «Сәнгать теориясе һәм тарихының актуаль мәсьәләләре» халыкара конференциясе кураторы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Санкт-Петербург фәлсәфи җәмгыятенең «Хәзерге заман процессларына фәлсәфи анализ өчен» номинациясендә «Постмодернизм «радикаль консерватизм» буларак. Сәнгать-теоретик консерватизм мәсьәләме һәм 1960—1990 елларда Америка хәзерге заман сәнгате теориясе» (СПб., Алетейя, 2007) китабы өчен «Икенче навигация» премиясе лауреаты була.

Фәнни хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рыков А. В. Зарубежное искусство XX века. СПб., 2005. 28 с.
  • Рыков А. В. Постмодернизм как «радикальный консерватизм». Проблема художественно-теоретического консерватизма и американская теория современного искусства 1960–1990-х гг. СПб.: Алетейя, 2007. 376 с.
  • Рыков А. В. Основы теории искусства. СПб., 2007. 116 c.
  • Рыков А. В. Западное искусство XX века. СПб., 2008.
  • Рыков А. В. Формализм. Социология искусства. СПб.: Издательство Санкт-Петербургского университета, 2016. ISBN 978-5-288-05663-5
  • Рыков А. В. Истоки авангарда. Западноевропейское искусство XVIII-XIX вв. СПб.: Издательство Санкт-Петербургского университета, 2016. ISBN 978-5-288-05664-2
  • Рыков А. В. Политика авангарда. М.: Новое литературное обозрение, 2019

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Персональная страница на сайте Российская культурология. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2022-05-17 тикшерелгән.
  2. Рыков А. В. Хокни и проблемы современной английской фигуративной живописи: Автореф. дис. … канд. искусствоведения. СПб., 2003. — 27 с.
  3. Рыков А. В. Художественно-теоретический консерватизм в контексте американской теории современного искусства 1960–1990-х гг.: Автореф. дис. … докт. филос. н. СПб., 2008. — 41 с.
  4. Личная страница на сайте СПбГУ.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]