Байонной

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байонной latin yazuında])
Байонной
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Сортавала районы
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Ладога күле
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Ладога күле
Карта
 Байонной Викиҗыентыкта

Байонной (Байонный, фин. Bajonnoinsaari) - Ладога күлендә урнашкан утрау, Валаам архипелагына карый. Бай утрауларының берсе. Байонной - Валаам архипелагына керүче һәм Валаам утравыннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Бай зур булмаган утраулар төркеменең иң зурысы. Төркемнең Көнчыгышында шул ук архипелаг составына кергән Крестовые утраулары (русчадан - тәре утраулары) урнашкан. Валаам белән Байонной арасында Изге утрау урнашкан.

Административ яктан Карелия Республикасының Сортавала районына карый.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрауда XIX гасырда Елисей пәйгамбәренә агач часовня була[1].

Игумен Дамаскин (Кононов) вакытында утрауда сарыклар үрчетәләр, шуңа күрә биредә бертуганнарның яшәве өчен агач келий корпусы, шулай ук балыкчылар өчен келияләр һәм хуҗалык биналары төзелгән. XX йөздә төзелешләр югалган.

Патриарх Кирилл Валаамның 2010 елның 8-11 июлендә булган визиты барышында Байонный утравында да була. Аның инициативасы белән утрауда укытучы Герман Аляскинский хакына скит төзү турында карар кабул ителә.[2]. Соңыннан ул: «Бу урын, әлбәттә, аеруча үзенчәлекле, ул Аллаһ биргән нигъмәт белән баетылган урын Аны төрлечә сакларга кирәк, чөнки бу, чыннан да, кешеләрнең батырлыгы, аларның рухи күзлеге, Аллаһ рәхмәтенә кагылуы урыны. Бу утрауга беренче тапкыр килгәч, мине шунда ук ниндидер үзенчәлекле хис биләп алды. Аны тасвирлау авыр, белдерү кыен, һәм, мөгаен, бу хакта күп сөйләргә кирәкми. Әмма мин монда аз гына яшәү урыны, скит булырга тиешлеген тойдым, анда яшәргә, җанны коткарырга омтылучы кешеләр булыр иде»,- дип әйтә.

2011-2012 елларда территорияне чистарту буенча зур эшләр башкарыла,преподобный Герман Аляскинский хакына агач гыйбадәтханә, Елисей пәйгамбәренә часовня төзелә, территориядә ике котельный, хуҗалык корылмалары төзелә. Бу корылмаларны Андрей Анисимов остаханәсе реставраторлары ширкәте проектлаган. Утрау буйлап грунт юлы, корылмаларга таш сукмак салынган. Утрауны ике өлешкә бүлгән канал төзелә. Утрауда электр үткәрелә. 2013 елның 9 июлендә Патриарх Кирилл изге Герман Аляскинский хөрмәтенә скитны изгеләндерү чинын үткәрә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Андреев А. П. Ладожское озеро. Ч.1-2. — СПб.: Тип. Мор. М-ва в Глав. Адмиралтействе, 1875. — II, 263, 135 с.
  • Ладожское озеро // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Ладожское озеро, как источник водоснабжения гор. С.-Петербурга: Часть санитарная/ Комис.по изысканиям и исследованиям Ладожского озера и ключевых источников; С. В. Шидловский, Г. В. Хлопин, П. И. Левин, Е. Н. Болохонцев, М. Д. Гримм, А. С. Скориков, Н. Н. Рубель. — СПб.: СПб гор. тип., 1911. — XXXVII, 894 с.: табл.