Басыйр Акчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Басыйр Акчурин latin yazuında])


Басыйр Акчурин

Басыйр Акчурин (10 июнь 1945, Азамат (Федоровка районы), БАССР) — ССРБ һәм Россия фәлсәфәчесе, социологы, укытучы. Социология фәннәре кандидаты (1996), фәлсәфә фәннәре докторы (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акчурин Басыйр Гайфулла улы 1945 елның 10 июнендә Башкорт АССРның Федоровка районы Батыр авылында туа.

1975 елда Ленинград шәһәрендә П. Ф. Лесгафт исемендәге физик культура институтын тәмамлый. Шул ук елдан Уфа авиация институтында эшли башлый.

1980 елда Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта башлый. 1986 елдан Басыйр Гайфулла улы Башкорт дәүләт медицина университетында эшли, бер үк вакытта 1992-1994 елларда Уфа механика-технология көллиятендә эшчәнлеген алып бара.

1996 елда социология фәннәре кандидаты исемен яулый. 1997 елдан алып Башкорт дәүләт университетының социаль эшләр кафедрасында эшли. 2004 елда фәлсәфә фәннәре докторы исемен яклый.

Акчуринның гыйльми эшчәнлеге валеология, сәламәтлек социологиясе, җәмгыятьнең рухи тормышы мәсьәләләренә багышланган.

Ул 60‑тан артык гыйльми эш авторы була.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Социальные условия и факторы формирования валеологической культуры. Уфа, 2006
    • Духовная и телесная организация человека.. Уфа, 2007

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ә. Н. Акбутина тәрҗ. Акчурин Басыйр Гайфулла улы // Башкорт энциклопедиясе — Өфө: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.