Башкортстан Конституциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Конституциясе latin yazuında])

Башкортстан КонституциясеБашкортстан Республикасының төп законы. Башкортстан Конституциясе Башкортстан Югары Советы тарафыннан 1993 елның 24 декабрендә кабул ителде.

Башкортстан Республикасының 2000 елның 3 ноябрендәге 94-з санлы Законы, Башкортстан Республикасының 2002 елның 3 декабрендәге 369-з санлы Законы, Башкортстан Республикасының 2006 елның 15 июнендәге 322-з санлы Законы, Башкортстан Республикасының 2008 елның 18 сентябрендәге 23-з санлы Законы, Башкортстан Республикасының 2009 елның 13 июлендәге 146-з санлы Законы, Башкортстан Республикасының 2011 елның 19 маендагы 395-з санлы Законы, Башкортстан Республикасының 2012 елның 28 июнендәге 545-з санлы Законы тарафыннан кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр кабул ителде.

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне түбәндәгеләр индерә ала:

  1. Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатларының билгеләнгән санының кимендә өчтән бер өлеше;
  2. Башкортстан Башлыгы;(өченче абзац Башкортстан Республикасының 2014 елның 4 мартындагы 57-з санлы Законы редакциясендә)
  3. Башкортстан Республикасы Конституция Суды.

Йөкмәткесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче кисәк

1-се бүлек. Башкортстан Республикасының конституцион королошо нигезләре

2-се бүлек. Кеше һәм гражданның хокуклары, ирекләре һәм бурычлары

3-нче бүлек. Башкортстан Республикасының административ-территориаль корылышы һәм башкаласы

4-се бүлек. Законнар чыгару власы

5-се бүлек. Башкарма кул

6 нчы бүлек. Башкортстан Республикасында җәмәгать влачының нәтиҗәле эшләү гарантияләре

7-се бүлек. Хөкем власы

8-се бүлек. Урындагы үзидарә

9 нчы бүлек. Акча һәм бюджет

10 нчы бүлек. Башкортстан Республикасының дәүләт символлары

11 нче бүлек. Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе

Икенче кисәк

Йомгаклау һәм күчү положениеләре