Венера Юмагулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Юмагулова latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 17 сентябрь 1955(1955-09-17) (68 яшь)
Туу урыны Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре кинорежиссёр, тележурналист
Эш урыны Башкортостан[d]
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты

Венера Әхмәт кызы Юмагулова(17.09.1955 елда, Башкортстанның Гафури районы Яңа Алдашлы авылы) - кинорежиссер, тележурналист, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2006); Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы (2002); Евразия телевидение һәм Радио академиясенең хакыйкый әгъзасы[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юмагулова Венера Әхмәт кызы 1955 елның 17 сентябрендә БАССРның Гафури районы Яңа Алдашлы авылында туа.

1982 елда Ш. М. Сарымсаков курсларында белем ала.

1995 елда Мәскәүдә ТВ хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында укый, Б. С. Каплан курсларында шөгыльләнә.

1982 елдан Башкорт авыл хуҗалыгы институтында эшли, 1987 елдан «Башкортстан» ДТРКсында эшли башлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юмагулованың фильмнары Башкортстанның үзенчәлекле мәдәниятенә, аның табигатенә багышланган. «Башкортстан» ДТРКсында ул режиссер ассистенты булып эшли башлый, иҗтимагый-сәяси һәм сәнгать программалары режиссеры, комментатор, иртәнге программалар сәнгать җитәкчесе, спорт-күңел ачу программалары җитәкчесе булып эшли. Композиторлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында күп кенә музыкаль программалар һәм фильмнар авторы.

Халыкара телевизион фестивальләрдә катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Ачыл күңел!" телевизион тапшыруы авторы (2000—2006). Бу тапшырулар циклы өчен Казахстан Алма-Ата шәһәрендә узган «Бердәмлекнең иң яхшы программалары» халыкара телевизион конкурсы лауреаты булды (2005).

2007 елда «Зилим әбиләре» фильмы Чэнду шәһәрендә (Кытай) халыкара Сычуань телевизион фестивале һәм Вороцлав шәһәрендә (Польша) «Prix Visionica» телевизион иҗат фестивале лауреаты булды.

«Злата Прага» 41 нче Халыкара телевизион фестивалендә Венера Юмагулованың «Свет во тьме» документаль-музыкаль фильмы Дагмар фонды һәм Вацлав Гавеловның «VISION 97» махсус бүләгенә лаек була. Шул ук елны аның эшләре Пловдивтагы «Золотой ларец» фестивалендә һәм Мәскәүдә җиденче Евразия Телефорумында билгеләп үтелә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]