Википедия:Бәйгеләр/Татар җирләре җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Татар җирләре җәмгыяте latin yazuında])
Татар җирләре җәмгыяте
Орхон әлифбасының ихтималый бабасы булган Иссык әлифбасындагы иң борынгы язуы
Орхон әлифбасының ихтималый бабасы булган Иссык әлифбасындагы иң борынгы язуы

«Татар җирләре җәмгыяте» — татар халкы яшәгән тарихи һәм заманча төбәкләрнең иҗтимагый һәм дәүләт-муниципаль төзелеше, бәйле феноменнары һәм шәхесләре турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр һәм өстәмәләр булдыру буенча тематик бәйге.

Бу җирләрнең төрле тарихи чорлардагы административ-территориаль бүленеше, монда гамәлдә булган кануннары, оешмалары, административ-территориаль бүленеше, эшлеклеләре, мөнәсәбәтләре һәм вакыйгаларына багышлана. Әлеге конкурс турында фикер 2021 елда Сәләт викимәктәбе тәкъдиме тирәсендә туган.


Вики-марафон август - сентябрь айлары дәвамында үткәрелә.

Татар җирләре

Бәйге өчен, татар җирләре кысаларына түбәндәге дәүләт һәм административ төбәкләр урнашкан территорияләр аңлашыла:

Нигезләр

  • Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язманы булдырган (теркәлү турында) һәрбер кулланучы катнаша ала.
  • Мәкалә темага карый.
  • Бәйге вакытында булдырылган яки тулыландырылган.
  • Өстәлгән материал күләме кимендә 3000 байт.
  • Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый, мәс.:
  • «Гадел уен» мәсләген бозучы, гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы башка гамәлләр, аеруча мәкаләләрне бот ярдәмендә кою, булдырылган мәкаләләр, өстәмәләр яки йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә соңа калып өстәү (бәйгенең финиш өлешендә булдырылу мизгеленнән 1 тәүлек узганчы), теләсә нинди этапта ук элек әзерләнеп куйган мәкаләләрне масс-йөкләүче катнашучылар жюри тарафыннан дисквалифицияләнә ала.
  • Матди призлар квалификацион мәкаләләр өчен тупланган баллар буенча таратыла. Казыйлар карары шикаять ителә алмый.

Бәйге оештыручылары

Еллар буенча

Шулай ук карагыз