Википедия:Бәйгеләр/Җанисәп/Tatarica

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Җанисәп/Tatarica latin yazuında])
Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  
TATARICA@җанисәп.wiki марафоны

ӘЛЕГӘ РӘСМИ БАШЛАНМАГАН ПРОЕКТ БУ: ????? - ????? көннәрендә (UTC буенча) Татар энциклопедиясе басмасы материаллары исемлегенә туры килүче Тат.Википедия мәкаләләрен булдыру, баету, эшкәртү һәм бәйләү марафонында катнашып призлар ал!!

Катнашам!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/4tAy

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләре Татар энциклопедиясенә керткән вакыйга/вәзгыятьләрне Тат.Википедия ярдәмендә бар татар дөньясына күренерлек итәбез, төрле чыганакларда пәйда булган өстәмә фактлар белән баетабыз, укучыларга мәгълүматны табу уңайлы иттереп форматлыйбыз, Тат.Википедия эчендә һәм TATARICA порталы белән бәйлибез. Приз фонды кертелгән мәкаләләр саны һәм сыйфаты белән билгеләнгән балларыгызга карап бүленә.

Тәртип

  1. Мәкаләләр:
  2. Катнашучылар:
    • Яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.
    • Һәрбер зачётлы катнашучы өчен катнашучы сертификаты әзерләнә, хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә.
    • Кимендә 5 зачётлы мәкалә булдырган/баеткан хисап язмалар финалист дипломы белән таныла, баллар нигезендә приз фондының бүлешүендә катнаша.
    • Баллар буенча алдынгы катнашучы шулай ук «Википедиядә TATARICA илчесе» (ингл. Wikipedia TATARICA Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була.
  3. Бәяләүче жюри казыйлары карары шикаять ителә алмый.
  4. Призлар фонды Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тәкъдим ителә.

Нигез шартлар