Владимир Руднев (психиатр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Руднев (психиатр) latin yazuında])
Владимир Руднев
Туган 1870
Новочеркасск, Россия империясе
Үлгән 1951
Сәмәрканд, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Владимир Иванович Руднев (1870 ел, Новочеркасск, Дон гаскәре өлкәсе, Россия империясе1951 ел, Сәмәрканд, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — Россия һәм Совет психиатры, психолог, медицина тарихчысы. Медицина фәннәре докторы (1905), профессор (1918).

Киев психиатрия җәмгыятенең әгъзасы-гамәлгә куючысы, Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, Одесса рус табиблары җәмгыяте секретаре булып торган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1870 елда Новочеркасскта рухани гаиләсендә туа.

Алты елдан чиркәү-приход мәктәбендә, тугыз елдан классик гимназиядә укый. 1891 елда Казан университетының медицина факультетына укырга керә.

Университетны тәмамлангач, 1897—1900 елларда Киев университеты(рус.) каршындагы нерв һәм җан авырулар клиникасында ординатор булып эшләгән. 1900 елда Руднев Одессага күчә, шәһәр психиатрия хастаханәсенең ординаторы була, анда 1910 елга кадәр эшли. Биредә 1905 елда «Нерв һәм җан авырулары вакытында калтырау турында» дигән докторлык диссертациясен яклый.

Медицина тарихы белән мавыккан, Грециянең Акрополь һәм Милли музейларында тарихи чыганаклар белән эшләгән, Мисырда (Каһирәдә) медицина әдәбиятын һәм фараоннар мумияләрен өйрәнгән, Төркиядә византия медицинасы һәйкәлләрен өйрәнгән. Австриягә, Алманиягә, Италиягә, Польшага, Швейцариягә танышу сәфәрләре кылган.

1910 елда Руднев Одессадан Сарытауга күчеп килә, анда җирле психиатрия хастаханәсе директоры итеп билгеләнә. 1914 елда нерв һәм психик авырулар кафедрасының приват-доценты, 1918 елда Сарытау университетының тарих һәм энциклопедия медицинасы кафедрасы профессоры һәм бер үк вакытта җәмәгать фәннәре факультетында суд психопатологиясе профессоры итеп сайлана.

1924 елда Үзбәкстанга күчә. Анда Урта Азия дәүләт университетының Урта Азия дәүләт университетының(рус.) медицина факультетының психиатрия кафедрасы профессоры, бер үк вакытта суд психопатологиясе профессоры һәм университетның көнчыгыш факультетында дефектология профессоры итеп сайлана. 1928 елда Бакыга күчә һәм Әзербайҗан университетының нерв һәм җан авырулар профессоры итеп сайлана.

1932—1939 елларда Руднев академик пенсиядә була, Гиппократ хезмәтләрен күчерү өстендә эшли[1]. 1939 елдан И. П. Павлов исемендәге Сәмәрканд медицина институтының психиатрия кафедрасы мөдире. 1945—1950 елларда бу институтта медицина тарихы буенча курс укыган.

1950 елда инвалидлык буенча пенсиягә чыга. 1951 елда Сәмәркандта вафат була.

Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. И. Руднев психиатрия, психоанализ, психология, нейрофизиология, невропатология, медицина тарихы, физиология, философиянең төрле проблемаларын тикшерә. Философия һәм медицина белемнәренең гармоник синтезына зур игътибар бирә. Психиатрия, невропатология, психоанализ, нейрофизиология, медицина тарихының төрле проблемалары буенча 50 дән артык мәкалә авторы[2].

Психоанализ буенча кайбер мәкаләләр авторы булып тора:

  • «Сукыр психологиясе» (1910),
  • «Күзаллаулар психологиясе» (1915),
  • «Гиппократ буенча төшләр турында» (1916),
  • «Тургеневның „Призрак“ларына психологик анализ» (1924).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1945 елның 21 октябре) һәм медальләр, шулар арасында «1941—1945 еллар Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» һәм «1941—1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
  • Үзбәкстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1945).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]