Вәсилә Талипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәсилә Талипова latin yazuında])
Талипова Вәсилә
Туган телдә исем Минневәсилә Талип кызы Талипова
Туган 15 июнь 1943(1943-06-15) (80 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Усы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Балалар Наилә, Равил, Айзирәк, Рәмил
Бүләк һәм премияләре "В.И. Ленинның тууына 100 еллык юбилей" медале

Вәсилә Талипова, Вәсилә (Минневәсилә) Талип кызы Талипова (1943 елның 15 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Усы) ― район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе, укытучы, үзидарә Советы рәисе урынбасары.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирлектә ачлыктан иң күп кеше кырылган Усы авылында дөньяга килгән өлкән хәбәрче Вәсилә Талипова (15.06.1943) - 22 ел гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимә. Яшьлегендә, мәктәпне тәмамлагач, 2 ел Киров авыл Советы сәркатибе һәм хисапчысы булып эшли. Читтән торып Алабуга пединститутында югары белем алганнан соң аның мөгаллимлек юлы башлана. Шулай да еллар узгач, тормыш аны кабат яшьлегендәге һөнәренә кайтара: Качкын авылы мәктәбендә укытканда авыл җирлеге депутаты булып сайлана, 1989 елдан башлап пенсиягә чыкканчы, 10 ел Иске Айман җирле үзидарә Советы рәисе урынбасары булып эшли. Күп төрле жәмәгать эшләрендә катнаша, район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесенә әйләнә.

Балачагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул язмаларында балачагын болай искә төшерә: "1943 елның жәендә доньяга килгәнмен. Көннәре кояшлы, әмма йөзләрдә елмаю юк. Авылда - ачлык. Илдә сугыш афәте барган авыр еллар. 1944 елны 4 сабыен ачлык тырнагында калдырып, авыру анама кайгы-хәсрәт өстәп, шыткан бодай ашаган әтием вафат булды.

Сугышка киткән 175 авылдашымның бары 57се әйләнеп кайтты. Сугыштан соңгы еллар тиз генә мантырга ирек бирмәде. Ашарга җитмәгән кебек ягулык утынга да тилмергән чак. Авыл хатыннары Киров урманыннан утын кисәкләре ташыйлар. Берсендә әнием көч хәл белән кайтып керде, ураза ае бит, ничек калдырсын… Ул чакларны искә алганда тамак төбенә төер утырa. Эшкә иренү, низаглашу юк. Авыл халкы бер гаилә кешеләре кебек тату, булышып яшәде, авыр газаплы елларны бергә күтәрде. Ачы күз яшьләре түктергән сугыш, аннан соңгы хәерчелек, хатыннар - ирләрсез, балалар - атасыз калып, ятимлектә тормыш арбасын тарту кебек каты сынауларга бирешми яшәдек".

Бала вакытта күрше авылдагы мәктәпкә барырга өстенә киеме булмаганлыктан, ул кыш башында укуга йөрүдән да, үзлегеннән барлык дәресләрне өйрәнә, ә яз көне имтиханнарын барып бирә. Шулай укуга омтылган кызның укытучылык юлын сайлавы да гаҗәп түгел. Аннары язмыш җилләре алып киткәндерме, аңар гаиләсе белән чит төбәкләрдә яшәргә дә туры килә. Кайда гына яшәсә дә, эшләсә дә сынатмый. Төрекмәнстанның Теджен районында укытканда 1970 елны "В.И. Ленинның тууына 100 еллык юбилей" медале белән бүләкләнә. Чоры өчен бу медаль бик зур әһәмияткә ия була. Бүләкне биргәнче профсоюз җыелышы уздырыла. Менә шунда мәктәп директоры, ун бала анасы, үзе дә төркмән хатыны Айлар Мәмәдгурбанова: "Бер татар хатынын ун төрекмән хатынына алыштырмыйм", дип, дәресләрен төрекмән телендә иркен алып барган якташыбызның хезмәтен бик югары бәяли.

Өлкән хәбәрченең Актаныш районы хакимияте, мөхәррият тарафыннан хезмәтен язмаларын зурлап бирелгән мактау кәгазьләре бихисап.

Хезмәт ветеранының 2013 елда "Хәтер буйлап йөгерә каләм…" дип аталган җыентыгы дөнья күрде. Бу җыентыкка алтын каләм иясенең үткәннәре, якыннары, авылдашлары-чордашлары турындагы истәлекләре, төрле елларда "Игенче даны" - "Актаныш таңнары", "Шәһри Казан" һәм башка газеталарда басылган язмалары тупланган. Тарихи һәм тәрбияви язмаларының җиңел тел белән язылуы исә хәбәрчегә аерым хөрмәт уята.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "В.И. Ленинның тууына 100 еллык юбилей" медале

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Хәтер буйлап йөгерә каләм…" җыентыгы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йосыф Хуҗин. "Җирлегебез көзгесе". ― Сарапул, 2015, 185-186 битләр