Габдулла Мирсәетов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Мирсәетов latin yazuında])
Габдулла Мирсәетов
Туган 2 февраль 1891(1891-02-02)
Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе яки Бик-Карамалы, Дәүләкән районы
Үлгән 1969
Толбазы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе һәм К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты
Һөнәре мәктәп укытучысы

Мирсәетов Габдулла Сәет улы (2 февраль 1891 ел — 1969 ел) — мәгариф хезмәткәре, Башкорт АССРның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Сәет улы Мирсәетов 1891 елның 2 февралендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзер Башкортстан Дәүләкән районының) Бик-Карамалы авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белем алып, тырышлыгы һәм аң-белемне даими үстерү нәтиҗәсендә, укытучы булу хыялын акрынлап тормышка ашыра — 1907 елда балалар укыта башлый. Әмма урядник, старосталар аңа тыныч кына эшләргә ирек бирми[1].

1909 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый башлый, аны 1912 елда тәмамлый. Авыл мәктәбендә шәкертләр укытудан тыш, Габдулла Сәет улы табиб та, агроном да була. Аң-белемгә, акыллы киңәшкә сусаган кешеләр мөгаллимгә киңәш сорап килә.[1].

Октябрь революциясенән соң Габдулла Сәет улы балалар укыта, кешеләрне мәдәни-агарту чараларына җәлеп итә[1].

1930 елда Дәүләкән кантон халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Кантон мәгариф әлкәсендә зур уңышларга ирешә, балаларны укуга җәлеп итү буенча республикада беренче урын яулый, наданлыкны бетерү чаралары гамәлгә ашырыла[1].

1932 елда К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга кереп, аның тел һәм әдәбият факультетын читтән торып тәмамлый.

1934 елда Авыргазы район үзәге Талбазы урта мәктәбендә эшли башлый, бер үк вакытта халык арасында күп төрле җәмәгать эшләре алып бара.

1936 елда урта мәктәп директоры итеп билгеләнә. Биредә аның оештыру сәләте, педагогик таланты тагын да үсә.

Бөек Ватан сугышы елларында Авыргазы район халык мәгарифе бүлеге мөдире вазифасын башкара.

36 ел укытучы һәм мәктәп директоры, алты ел халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшләгәндә ирешкән уңышлары өчен 1948 елда Ленин ордены белән бүләкләнә[1].

1956 елда аңа Башкорт АССРның атказанган укытучысы исеме бирелә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 К.Ғ.Яйыҡбаев. .

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К.Ғ.Яйыҡбаев. .