Галина Мидзяева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Мидзяева latin yazuında])

Мидзяева Галина Ивановна (8 октябрь 1941 ел) — театр актеры, педагог, югары мәктәп укытучысы. 1966 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең халык артисты (1995).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптән соң электр лампасы заводында тикшерүче булып, аннары статистика идарәлегендә, поликлиникада эшли. Заводта эшләгәндә халык театрында шөгыльләнә. Ул 1964 елда И. А. Слонов исемендәге Сарытау театр училищесын (педагогы —Бржевский С.И) тәмамлый.

Училищены тамамлагач, 1964-1965 елларда А. Н. Толстой исемендәге Сызрань драма театрында эшли. Ире Анатолий Хаустов катнашлыгындагы диплом спектаклен караганнан соң, Уфа режиссеры Анатолий Хаустов үзенең театрына чакыра. Галина Ивановна аның белән бергә килә.

Галина Ивановна 1965нче елдан алып Башкортстан Рус дәүләт академия драма театрында эшли.

71970 еллардан Уфа сәнгать училищесында, 1992 елдан башлап — Уфа сәнгать институтында укыта.

Спектакльләрдәге рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оль-Оль («Дни нашей жизни», Л.Андреев)
  • Оксана («Эскадра һәлакәте», А.Корнейчук)
  • Патшабикә Ирина («Патша Федор Иоаннович», А. К. Толстой)
  • Катюша Маслова («Яңадан терелү», Л. Н. Толстой)
  • Устинья («Свои люди — сочтемся»),
  • Барабошева («Дөреслек — яхшы, ә бәхет яхшырак»)
  • Глафира («Бүреләр һәм сарыклар», бөтенесе дә — А. Н. Островскийныкы)
  • Маша («Эшелон», М. Рощин)
  • Җәмилә («Кыз урлау», М. Кәрим)
  • Серафима Ильинична («Самоубийца», Н.Эрдман)
  • Дорина («Тартюф», Ж.-Б.Мольер)
  • Раневская («Вишневый сад», А. П. Чехов).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСРның атказанган артисты (1979)
  • РСФСРның халык артисты (1995)
  • Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең Бәдәр Йосыпова исемендәге премиясе лауреаты, иң яхшы хатын-кыз роле өчен (Памелла, «Кадерле Памелла» спектакле)
  • «Годы странствий» спектаклендә Анастасия Владимировна ролен башкарган өчен республика Мәдәният министрлыгының һәм Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын Ай» театр премиясе лауреаты
  • 2006 һәм 2007 елларда «Пресса» республика рейтингының икеләтә лауреаты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]