Гдов кремле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гдов кремле latin yazuında])
Гдов кремле
Нигезләнү датасы 1431
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Гдов
Торучы Швеция
Входит в состав списка памятников культурного наследия Культурное наследие России/Псковская область/Гдовский район[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1][2]
Ирешү левый берег р. Гдовка
Современное состояние разрушенный[d]
Хәләте закрыто навсегда[d]
Карта
 Гдов кремле Викиҗыентыкта

Гдов кремлеПсков өлкәсенең Гдов шәһәрендә урнашкан XIV гасырдан билгеле кирмән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гдов кремле Гдов ныгытмасы белән зур булмаган Гдов шәһәре Гдовка елгасы яры буендагы калкулыкта урнашкан һәм башта агач-туфрак ныгытмаларга ия булган (беренче тапкыр 1322 елда Псков беренче елъязмасында телгә алына). 1431 елда ныгытманың арткы ягын саклаучы көньяк-көнчыгыш таш стенасы төзелә. Бу турыда Псков елъязмалары хәбәр итә. 1434 елда таш стеналары ныгытыла. Тора-бара калган агач ныгытмалары таш белән алмаштырыла. Диварлар калын һәм (3,5-5 м) һәм биек була (7,5-8 м).

Элек кремлдә алты хәрби манара һәм өч юл капкасы була. Ныгытманың ике ягыннан Гдовка елгасы, өченче яктан Старица чишмәсе аккан. Дүртенче ягы алдында, көньяк-көнчыгыш якта, 14 м киңлектә һәм 3,5 м тирәнлектә чокыр төзелә.

XV гасыр уртасында Гдов кремленең Псков һәм Кушел капкалары янында 30 һәм 22 метр озынлыгында фортификация ныгытмалары төзелә, алар капкаларга баруны кыенлаштырган.

1520-1530 елларда кремлдә таштан зур Дмитрий Солунский соборы төзелә. Гдов кремле Русь һәм Ливонияне аерып торган Чуд күле яры янында мөһим урынны биләгән. Үзенең кулланышта булган чорында Гдов кремле берничә тапкыр һөҗүмгә дучар була (мәсәлән, 1323, 1480, 1613 елларда). 1614 елдан алып 1621 елга кадәр шәһәрдә шведлар хакимлек итә.

Кремль аеруча XVII гасырда көчле җимерелүгә дучар була, 1686 елда кремль көчле янгыннан зыян күрә.

1706 елда Гдовка патша Петр I килә. Ул диварларны ныгыту өчен туфрак сибергә фәрман бирә. Хәзер бу таш башнялар урынында XIX гасырда кала паркын төзегәндәге туфрак таулар сакланган. XVIII гасырда кирмән стеналарының бер өлеше сүтеп алына. 1781 елда Екатерина II әмере белән җимертелү вакытлыча туктатыла.

1944 елның февралендә Гдов кремле тулысынча диярлек җимерелә. Дмитриев соборы шартлатыла, ләкин шәһәр диварлары исән кала. Собор 1990-1991 елларда төзелә.

Сакланган элементлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диварлары фрагментлары: әлеге көндә өч кирмән дивары (Көньяк-Көнбатыш, Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнчыгыш) һәм җимерелгән башнялар һәм 4-6 метр биеклегендә капкалар урынында туфрак таулар сакланган.

Бөек Ватан сугышы елларында җимерелгән Дмитрий Солунский соборы (1520-1530) фундаментында төзелгән Державной Божией Матери иконасы хөрмәтенә собор.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. О. Сурмина; Самые знаменитые крепости России. М.: Вече, 2002.
  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960
  2. Постановление Псковского областного Собрания депутатов № 542 от 30.01.1998