Гыйниятулла Капкаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйниятулла Капкаев latin yazuında])
Гыйниятулла Капкаев
Туган 14 сентябрь 1856(1856-09-14)
Иса, Саран өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 21 март 1930(1930-03-21) (73 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Уфа
Зәки Вәлиди урамы
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре дин хадиме

Гыйниятулла Капкаев (, 14 сентябрь 1856(1856-09-14), Иса, Саран өязе, Пенза губернасы, Россия империясе21 март 1930(1930-03-21) (73 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәте (1893-1917) һәм БАССР мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте (1920-еллар) казые. 19261928 елларда Уфада чыккан «Диянәт» журналы[1] эшчәнлегендә катнаша.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйниятулла Муся улы Капкаев 1856 елның 14 сентябрендә Пенза губернасы Саранск өязе Гайса авылында, хәзерге Мордовия Республикасы Кадошкин районы Иса (рус. Б. Полянки) татар авылында туган.[2].

Казан артындагы Кышкар мәдрәсәсендә белем ала. Туган авылында мулла вазифасын башкара. Кадимчелек яклы була[3].

1893-1917 елларда Уфада Ырынбур Диния нәзаратында казый булып хезмәт итә. Бу вазифада Диния нәзараты әгъзаларының эшчәнлеген контрольдә тоту һәм эш башкару белән шөгыльләнә.

1906 елның 15 февралендә Уфада уздырылган һәм хәрби имамнар мәсьәләсенә багышланган Ырынбур Диния назараты киңәшмәсендә катнаша.

Гыйниятулла Капкаев 1914 елда Санкт-Петербургта ачылган «Сыйрател-Мөстәким» («Хак юл») Бөтенрусия мөселманнар берлегенең нигезләүчеләрнең берсе булып тора. Бу оешма мөселман мәгарифен һәм хәйрияне үстерү максатында оештырылган.

1917 елның мартында Уфа губерна комитеты Президиумы карарына буенча хокук яклаучы структуралар күзәтүе астына алына.

1920-се елларда Башкорт АССР мөселманнары Үзәк Диния нәзаратының казые була. Үзенең мәкаләләрен Диния нәзаратының «Дианат» журналында бастыра.[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. К 100-летию Башкортостана возобновляется выпуск журнала «Дианат». БР мөселманнарының диния нәзарәте сайты, 15.07.2019(рус.)
  2. Азаматов Д. Д. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  3. Силантьев Р. А.. Взаимоотношения духовных лидеров российской уммы с мусульманскими общественными и политическими организациями. Наука и образование против террора. әлеге чыганактан 2014-02-23 архивланды. 2015-09-21 тикшерелгән.
  4. Юнусова А. Б. Ислам в Башкортостане. — Уфа, 1999. — С. 48. — 88 с.