Гөлчирә Гыйззәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлчирә Гыйззәтуллина latin yazuında])
Гөлчирә Гыйззәтуллина
Туган 4 июль 1957(1957-07-04)[1] (66 яшь)
Бохара вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, язучы, тәрҗемәче
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2009), Рәми Гарипов исемендәге бүләк лауреаты, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара конкурсның республика этабы җиңүчесе һәм бәйгенең халыкара туры дипломанты.

 Гыйззәтуллина Гɵчирə Мирза кызы (4 июль 1957 ел) — башкорт язучысы, журналист, тәрҗемәче. Башкортстан Язучылар берлеге (1996) һәм СССРЖурналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәми Гарипов исемендәге бүләк лауреаты, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара конкурсның республика этабының җиңүчесе һәм бәйгенең халыкара туры дипломанты[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлчирә Мирза кызы Гыйззәтуллина (кыз фамилиясе Гайсарова) 1957 елның 4 июлендә туган. Сигезьеллык мәктәптән соң белем алуын Уфадагы 1-нче интернат-мәктәптә (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) дәвам итә һәм аны тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлегенә укырга керә. 1979 елда университетны тәмамлый. «Совет Башкортстаны» (соңыннан «Башкортстан») газетасы редакциясенең әдәбият, сәнгать һәм мәдәният бүлегендә әдәби хезмәткәр, аннан мәгълүмат бүлеге мɵдире булып эшли. Республиканың төп басмасында журналист 18 ел тырышып хезмәт итә, бай тәҗрибә туплый. 1996 елдан Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында балалар әдәбияты секторын җитәкли, аннан матур әдәбият редакциясе мɵдире урынбасары була. 2002 елдан хезмәт эшчәнлеген «Башкортстан кызы» журналында дәвам итә: басманың җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.

«Ватандаш» журналында бүлек мɵдире булып эшләп ала. Аннары ныклап әдәби иҗат һәм профессиональ рәвештә тәрҗемә белән шɵгыльләнә. Бу җәһәттән, Голландиядә булып, Амстердамның Ирекле университетында тәрҗемә осталыгын камилләштереп кайта. Башкортстан радиосында һәм «Ашказар» радиосында тапшырулар алып бара.

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлчирә Гыйззәтуллина иҗатына психологизм хас. Мәсәлән, «Күңел утравы» повестеның төп темасы — кешенең тормышта үз урынын табарга омтылуы. «Тормыш шау чәчәктә» китабына кергән «Һәдия» романында, повестьлар һәм хикәяләрендә хатын-кызның катлаулы язмышы, бай эчке дөньясы күрсәтелә. Тәрҗемә өлкәсендә актив эшләп, Гөлчирә Мирза кызы Эрнест Хемингуэйның «Карт белән диңгез» әсәрен («Демиург» нәшрияты, 2001), 4 томлык «Башкорт халык сәнгате» («Демиург» нәшрияты, 2002) һәм бик күп хикәяләрне башкортчага тәрҗемә итә. Күп еллар рәттән республика журналлары һәм гәзитләренең лауреаты булды, «Агыйдел», «Ватандаш» журналлары һәм «Яшьлек» гәзите үткәргән хикәяләр конкурсларында призлы урыннар яулый. «Сания» әсәре 2005 елда башкортча иң яхшы роман дип табылды. «Тормыш шау чәчәктә» китабы 2008 елда «Иң яхшы ел китабы» исеменә лаек булды. 2008 елда ул тɵрки дөньясының күренекле галиме Мәхмүд Кашгарыйның тууына 1000 ел тулуга багышланган халыкара хикәяләр конкурсының региональ этабында беренче урын алды[2]. Аның «Тɵшлектəге тɵш» хикәясе бу конкурста җиңүче булган әсәрләр җыентыгында тɵрɵк телендә дөнья күрде.

Дөнья күргән китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ɵметемдɵ калдыр...: Хикәяләр. — Уфа: Китап, 1993. — 192 бит.
  • Бака яфрагы белән тамчы: Балалар өчен повесть. — Уфа: Китап, 1994. — 20 бит.
  • Йɵҙ дә бер гомерем: Хикәяләр, новеллалар, тарихи хикәят. — Уфа: Китап, 1997. — 304 бит.
  • Күңел утравы: Повесть, хикәяләр. — Уфа: Китап, 2003. — 102 бит.
  • Тормыш шау чәчәктщ: Повестьлар, хикәяләр. — Уфа: Китап, 2006.
  • Җәннәт сулышы: Повесть. — Уфа: Китап, 2011.
  • Яшәргә вакыт: Повестьлар, хикәяләр һәм эсселар. — Уфа: Китап, 2012.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2009).
  • Рәми Гарипов исемендәге бүләк лауреаты.
  • Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара конкурсның республика этабы җиңүчесе һәм бәйгенең халыкара туры дипломанты[2].

Язучы турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Романов В. В поиске смысла жизни (К юбилею башкирской писательницы Гульсира Гайсаров-Гиззатуллиной) — «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2012, 4 июль[3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.
  • Гыйззәтуллина Гөлчирә Мирза кыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]