Давид Кугультинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Давид Кугультинов latin yazuında])
Давид Кугультинов
Туган телдә исем калм. Көглтин Дава
Туган 13 март 1922(1922-03-13)[1]
Эсто-Алтай[d], Яшалтинский район[d], Калмык Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте[d], СССР
Үлгән 17 июнь 2006(2006-06-17)[1] (84 яшь)
Әлиста, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Давид Кугультинов (ҡалм. Котин Дава; 13 март 1922 ел17 июнь 2006 ел) — Калмыкстанның халык шагыйре (1969), Социалистик Хезмәт Герое (1990). ССРБ дәүләт премиясе лауреаты(1976). Калмык АССР Югары советы депутаты (1980, 1985 ел). ССРБ-ның халык депутаты (1989-1991).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Давид Никитич Кугультинов 1922 елның 13 мартында Абганер Гаханкин авылында (хәзер Калмык Республикасы Яшалтин районы Эсто-Алтай[2]) хәлле гаиләдә туган.

1931 елда бабасын кулак дип бөтен гаиләсе белән бергә Алтай краена сөргенгә җибәрәләр. Давид атасы белән бергә Приютский районының 107-нче «Тангчин Цзян» совхозына күчеп килә һәм шунда мәктәпкә бара. 12 яшендә булачак шагыйрь үзенең тәүге шигырен бастырып чыгара, моның өчен Карл Марксның томы белән бүләкләнә.

1937 елдан 1-нче Элиста мәктәбендә укый.

1939 елда Калмык педагогия институтына укырга керә. Шул вакыттан әсәрләрен республика матбугаты битләренә бастыра башлый[3].

1940 елда үзенең шигырьләрен аерым җыентык («Стихи юности») итеп бастырып чыгара. Бу шигырьләр җыентыгына язучы Александр Фадеев уңай бәяли.

18 ел яшендә аны ССРБ Язучылар берлегена кабул итәләр. Калмык педагогия институтының икенче курсыннан Кызыл Армия сафына чакырыла. Монгол Халык Республикасында сержант, ә соңрак Совет гаскәрләрендә кече лейтенант булып хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка җибәрүне сорап, гариза яза.

1942 елдан 2-нче Украина фронтында сәяси хезмәткәр (политработник) һәм 252-нче укчы Харьков-Братислава дивизиясенең дивизион гәзите хәбәрчесе булып хезмәт итә. Днепрны кичүдә һәм Корсуньско-Шевченко операциясендә катнаша.

1944 елның маенда калмыкларны депортацияләү чикләрендә фронттан чакырыла һәм Себергә сөргенгә җибәрелә. Бийск шәһәрендә автомобиль техникумында укытучы булып эшли. 1945 елның апрелендә калмык халкын яклаган шигырьләре һәм чыгышлары өчен 58/10 статьясы буенча кулга алына һәм хөкем ителә, Норильскига сөрелә, анда 10 ел тирәсе утыра. Норильск кала лагеры заводында эшли. Норильскида хатыны Алла Пахомова белән таныша (2006 елда вафат була).

1956 елның сентябрендә аклана һәм шул ук елда Калмык АССРга кайта.

1957 елның июненнән сентябренә кадәр Калмыкстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре була.

1957 елның сентябрендә Горький әдәби институтында Югары әдәби курслар студенты була, аны 1959 елның июнендә тәмамлый.

1961 елда Горький әдәби институтын экстерн рәвештә тәмамлый[3]:

30 көн эсендә 50 имтихан тапшырып, экстерн менән диплом алдым. Минең мәктәбем бар ине. Ул Норильскиҙа академик Фёдоровский һәм геолог Урванцев (ҡасандыр урындағы ятҡылыҡтарҙы асҡан, һуңынан уларҙы зектар үҙләштергән), математик Шмидт, Элекке әҙәби тәнҡитселәр үҙҙәренең белемдәрен < кәм тигәндә бер өлөшөн ҡотҡарыу маҡсатында миңә һала… > «Литва эхоһы» гәзитен мөхәррирләгән һәм Чемберлен менән Сталиндан интервью алған, ун дүрт тел буйынса белгес Гитлер һәм Муссолиниҙан интервью алған, миңә грек телендә һәм Жуковский тәржемәһендә уҡып, текстҡа аңлатма биргән ҡарт профессор филолог.

1961 елның июненнән Калмык Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана.

1970-1990 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсе секретаре. 1971-1972 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсенең эшче секретаре булып эшли.

1973 елның декабреннән 1991 августына чаклы елның Калмыкстан Язучылар берлеге идарәсе җитәкчесе.

1980 елда Калмык АССРның Югары советы депутаты итеп сайлана һәм 1985 елда яңадан сайлана.

1991 елда Россия Коммунистлар фиркасе Үзәк Комитеты һәм Политбюро әгъзасы итеп сайлана[3].

2003 елда Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына ПВР һәм РПЖ блогыннан тәкъдим ителә.

2006 елның 17 июнендә вафат була. Элистада җирләнә[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.Күп шигырьләр китабы, «Акыл фетнәсе» («Бунт разума») поэмасы, шигъри әкиятләр авторы. Шагыйрь ижатына калмыкларның «Джангар» милли эпосы зур йогынты ясый. 1965 елда «Шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара, ул Ленин премиясенә тәкъдим ителә. 1970 елда Мәскәүдә «Нәфис әдәбият» нәшриятында Семен Липкинның баш сүзе белән ике томлык әсәр басылып чыга. 1977 елда «Нәфис әдәбият» нәшриятында өч томлык тагын бер әсәрләр җыентыгы нәшер ителә.

Рус теленә шигырьләрен Юлия Нейман тәрҗемә итә[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Элистада Геройлар аллеясында Давид Кугультиновка барельеф куелган.
  • Давид Кугультинов исеме теркәлгән планета астрофизик обсерваториясе Смитсоновский № 2296.
  • Мәдәни-тарихи комплекс «Двор кириллицы» Язучылар аллеясында Давид Кугультиновка бюст куелган.[7]

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Кугультинов Д. Глазами сердца. — М.: Советский писатель, 1958.
    • Кугультинов Д. Разнотравье. Стихи. Пер. с калм. — М.: Современник, 1975. — 367 с. Тираж — 20000 экз.
    • Кугультинов Д. Собрание сочинений в трех томах. Пер. с калм. — М.: Художественная литература, 1976. — Тираж 75000 экз.
    • Кугультинов Д. Сказки. — М.: Детская литература, 1986. — 352 с. Тираж — 100000 экз.
    • Я — россиянин. Расул Гамзатов. Давид Кугультинов. Кайсын Кулиев. Мустай Карим. Стихотворения. — Уфа: Инеш, 2007. — 352 с. — ISBN 978-5-903622-03-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  2. Давид Кугультинов, Автобиография, статьи, выступления, Элиста, Калмыцкое книжное издательство, 1997, стр. 8, ISBN 5-7539-0381-9
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Герои страны «Кугультинов Давид Никитич»
  4. Указ Президента Российской Федерации от 12 марта 1997 года № 216 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Кугультинова Д. Н.»
  5. Распоряжение Президента Российской Федерации от 5 июня 2002 года № 266-рп «О поощрении Кугультинова Д. Н.»
  6. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 22 апреля 1997 года № 533-р «О награждении Почётной грамотой Правительства Российской Федерации Кугультинова Д. Н.»(үле сылтама)
  7. Открытие бюста памятника Давиду Кугультинову в комплексе «Двор кириллицы».

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Ю. Б. Розенблюм. Давид Кугультинов. — М., 1969 (Писатели Советской России)
    • Давид Кугультинов, Автобиография, статьи, выступления, Элиста, Калмыцкое книжное издательство, 1997,ISBN 5-7539-0381-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]