Дарулар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дарулар latin yazuında])
Дарулар
Сурәт
Чыгаручы фармацевтическая компания[d]
Моңа өлешчә туры килә фармацевтический продукт[d]
 Дарулар Викиҗыентыкта
Дарулар

Дарулар (фар. дару - дару, им сүзеннән) - авыруны искәртү, диагностикалау, дәвалау һәм авыру булдырмау өчен кулланылган матдәләр.

Химик синтез ысуллары белән яки биотехнологияләр ярдәмендә кеше яки хайван канынан, әгъзаларынан һәм тукымаларынан, микроорганизмнардан,үсемлекләрнең һәм минераллардан алына.

Русиядә дарулар дәүләт реестрына кертелгән, теркәлү саны һәм сыйфат сертификаты булган чаралар карый. Медицинада 3000 гә якын дару препараты (куллануга әзер дозалы дару) кулланыла. Дару периферик һәм үзәк нерв системалары, башкару әгъзалары һәм системалары (тын алу, кан әйләнеше, аш сеңдерү һ.б.) функцияләрен, матдәләр алмашыну процессларын көйләүгә, микробка (бактерия, вирус, протозой һ.б.) каршы, иммунобиологик (иммунологик искәртү һәм терапия өчен), наркотик һәм психотроп (махсус исемлекләргә кертелгән), агулы (А исемлеге), көчле тәэсир иткән һ.б., шулай ук яңа (сәнәгать масштабында 1нче тапкыр эшләп чыгарлганнан соң 3 ел үтмәгән), стандарт (өйрәнелгән дарулар тәэсире алар белән чагыштырыла) һ.б. төрләре аерыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]