Дмитрий Артюхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Артюхов latin yazuında])
Дмитрий Артюхов
Туган 17 февраль 1988(1988-02-17) (36 яшь)
Салехард, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Тюменский государственный университет[d]
Һөнәре икътисадчы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Ата-ана

Дмитрий Андреевич Артюхов (1988 елның 17 феврале, Салехард) — Россия хуҗалык һәм сәясәт эшлеклесе. 2018 елның 9 сентябреннән Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы (2018 елның 29 маеннан 9 сентябренә кадәр Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Артюхов 1988 елның 17 февралендә Салехард шәһәрендә туган. Төмән өлкә Думасының беренче вице-спикеры Андрей Артюховның улы. Тумыштан бирле Ямалда яши һәм эшли.

Яңа Уренгой гимназиясендә укый, отличник була[2].

2005 елда Төмән дәүләт университетына укырга керә.

2009 елда «икътисад» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университеты бакалавриаты дипломын ала.

2011 елда «икътисад» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университетының магистратурасын кызыл диплом белән тәмамлый.

2012 елда Төмән дәүләт университетының юриспруденция магистры дипломын ала.

2013 елда Сингапур идарә университетында МВА (эшлекле идарә итү магистры) дәрәҗәсе ала.

2006 елда Көнбатыш Себер коммерция банкында эшли башлый.

2010 елда Ямал-Ненец автономияле округына әйләнеп кайта. Ямалда хезмәт эшчәнлеген ЯНАО губернаторының беренче урынбасары ярдәмчесе вазыйфасыннан башлый.

2011 елдан 2016 елга кадәр — ЯНАО губернаторы ярдәмчесе.

2012—2013 елларда башкарма хакимият органының потенциаль җитәкчесе сыйфатында төбәкнең идарә кадрлары резервына кертелә.

2016 елның гыйнварыннан — Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының икътисад үсеше һәм инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча урынбасары[3].

2018 елның 29 маенда Артюхов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә, Россиядә икенче иң яшь губернатор була (Юрий Власовтан соң).

2018 елның 9 сентябрендә округ закон чыгару җыены депутатлары аны яшерен тавыш бирү юлы белән сайлаганнар. Шул ук көнне Артюхов үз вазыйфасына керешкән[4].

2019 елның 2 августыннан 2020 елның 27 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы әгъзасы[5][6].

2021 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе Дәүләт советының яшьләр сәясәте буенча комиссиясе рәисе вазыйфасына билгеләнә[7].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны шулай ук икътисадчы-финансист. Бергә мәктәптә, аннары вузда укыганнар[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Губернатором Ямало-Ненецкого автономного округа избран Дмитрий Артюхов (2018-09-09).(үле сылтама)
  2. Первая учительница Артюхова показала главу Ямала с новой стороны. 25 ноябрь 2018 тикшерелде.
  3. Биография Губернатора / Правительство Ямало-Ненецкого автономного округа. www.yanao.ru. әлеге чыганактан 2018-11-26 архивланды. 2018-11-25 тикшерелгән.
  4. 30-летний Дмитрий Артюхов избран губернатором Ямало-Ненецкого автономного округа. Эхо Москвы. 2018-09-09 тикшерелгән.
  5. Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  6. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  7. Артюхов возглавил комиссию Госсовета по молодежной политике.
  8. Как стать губернатором в 30 лет. Первое интервью нового главы Ямала. 25 ноябрь 2018 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре