Дмитрий Бурдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Бурдин latin yazuında])
Дмитрий Бурдин
Туган 17 (30) август 1914 яки 30 август 1914(1914-08-30)[1]
Волгоград, Сарытау губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 1978 яки 6 гыйнвар 1978(1978-01-06)[1] (63 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Тын зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия[1]
Әлма-матер Мәскәү мигъмарият институты[d]
Һөнәре мигъмар
Эш бирүче Мәскәү мигъмарият институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Дмитрий Бурдин Викиҗыентыкта

Дмитрий Иванович Бурдин (1914 елның 30 августы, Царицын, Саратов өлкәсе - 1978, Мәскәү ) - совет архитекторы, укытучы, РСФСР ның атказанган төзүчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. И. Бурдин Саратов губернасында Царицында туган. 1937 елда ул Мәскәү архитектура институтын (укытучылары Н. В. Марковников һәм В. Н. Владимирова), 1941 елда СССР Архитектура академиясенең аспирантурасын (укытучылары А. К. Буров, Г. П. Гольц, М. П. Парусников, А. В. Власов ) тәмамлый. Ул Б.Блохин белән зур блоклы торак төзелеше проблемасы өстендә эшләй. Магнитогорскның уң яр буе өлешен, Мәскәүдә Дегунино-Бескудниковоны планлаштыруда һәм төзееүдә катнашалар. Останкино телевизион манарасы проектларының баш авторларының берсе. Мәктәпкәчә учреждениеләр, больницалар һәм торак биналар өчен типлаштырылган проектлар эшләй. Ул Таиланд, Индонезия, Аргентина, Бразилия, Швейцария һәм Япониядәге халыкара күргәзмәләрдә СССР вәкиллекләрен һәм СССР павильоннарын төзи. Мәскәү архитектура институтында укыта. 1963 - 1976 елларда ул Мәскәүнең баш архитекторы урынбасары булып эшли. Кызыл Байрак Хезмәт ордены, «Хөрмәт Билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1978 елда Мәскәүдә үлә. Аны Яңа Донская зиратында җирләйләр.

Проектлары һәм биналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- Мәскәүдә Төзүчеләр урамында "Кызыл йортлар" , 1954. Автордашлары: М. Лисициан, Ю. Уманская, А. Русанова, А. Мильчук.

- Магнитогорскида (Ленин районы) торак квартал, 1948-1952. Автордашлары: Л. Бумажный, Ершов.

- Мәскәүдәге Ленин проспектында -№ 70-72 торак биналары, 1958. Автордашлары: М. Лисициан, Ю. Уманская, В. Поздняков.

- Мәскәүдә Дегунино-Бескудниковны планлаштыру һәм төзү проекты, 1964. Автордашлары: Б. Шишкин, В. Тальковский, В. Гейне, К. Минаева, Н. Дьяченко, М. Савченко, Ю. Гайчаров, А. Громов.

- СССР ның БМО дагы Женевада вәкиллеге, 1963. Автордашы: В. Климов.

- Мәскәүдә Ленинград проспектындагы Аэровокзал һәм кунакханәләр, 1964. Автордашлары: Л. Баталов, В. Климов, Ю. Рабаев, В. Яковлев, Г. Елькин.

- Мәскәүдәге Кремль стенасында Билгесез Солдат кабере, 1967. Автордашлары: В. Климов, Ю. Рабаев.

- Останкино телевизион манарасы, 1967. Авторлдашары: Л. Баталов, М. Шкуд, Л. Щипакин.

- Бразилиядәге СССР илчелеге. Автордашлары: М. Посохин, В. Климов.

- Мәскәүнең Житная урамындагы -12-16 номерлы административ биналар комплексы. Автордашлары: В. Бельская, Ю. Рабаев, В. Яковлев.

- СССР ның Япониядәге илчелеге. Автордашлары: В. Климов, М. Арутчьян.

- Б. Якиманка урамындагы «Президент-Отель» кунакханәсе, 1980. Автордашлары: В. Тальковский, И. Дьяченко, Д. Бархин һәм башкалар.

- "Измаилово" кунакханә комплексы, 1980. Автордашы: Ю. Рабаев.

- Мәскәүдәге Новокировский проспектындагы банк биналары комплексы, проектлау 1974-1978, төзелеш 1979-1986. Автордашлары: В. Нестеров, В. Тальковский, И. Дьяченко һәм башкалар [2].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- Останкино телебашнясы проекты өчен Ленин премиясе, 1970 [3].

- Мәскәүдәге Измаилово кунакханә комплексы архитектурасы өчен СССР дәүләт премиясе, 1982 (үлгәннән соң) [4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Архитектура СССР, 1975 № 1