Евгений Екомасов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Екомасов latin yazuında])
Евгений Екомасов
Туган 8 июнь 1958(1958-06-08)[1] (65 яшь)
Диңгез буе крае, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты[1]
Һөнәре галим, физик, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты[1]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d][1] (2006)
Гыйльми исем: профессор[1]

Евгений Екомасов (8 июнь 1958 ел) — галим-физик. 1980 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы. Физика-математика фәннәре докторы (2006), профессор (2010). Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2000), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евгений Григорьевич Екомасов 1958 елның 8 июнендә Приморье крае Анучино авылында туган. 1980 елда Башкорт дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый һәм шунда ук эшкә калдырыла. Теоретик физика кафедрасы аспирантурасында укый. Кандидатлык диссертациясе 1991 елда Мәскәү дәүләт университетында («Физика магнитных явлений» темасы буенча), докторлык диссертациясе (Физика конденсированного состояния) 2005 елда Чиләбе дәүләт университетында яклый. БДУ-да 1980 елдан 1997 елга кадәр — доцент, 2006 елдан — профессор вазыйфасында. 2003 елдан — белем сыйфатын тикшерү бүлеге начальнигы.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге магнит күренешләре физикасына һәм каты җисем физикасына багышланган.

200 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Халыкара һәм бөтенрусия фәнни конференцияләр катнашучысы. Башкортстан Республикасында физика буенча «Укучы-студент-аспирант-галим» өзлексез әзерләү системасын оештыручыларның берсе, күп еллар физика буенча укучылар арасында җөмһүрият олимпиадалары, Уфа кубогы һәм МАН физика секциясенең жюри рәисе. Физика буенча БДУ-да үткәрелә торган 20-нән артык яшьләр фәнни конференцияләр һәм семинарлар оештыручысы.

Төп гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Физика конденсированного состояния(автордаш)
  • Физика твердого тела. 2001. К.43. Вып.7; Reversal process of a magnetic vortex core under the combined action of a perpendicular field and spin transfer torque (автордаш)
  • Applied Physics Letters. 2013. Vol.102. Is.6.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2008);
  • Башкортстан Республикасының Фәннәр академиясенең Мактау грамотасы (2001);
  • Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары (2006, 2007, 2008, 2009, 2010, 2011);
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2000);
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2011);
  • Башкортстан Республикасының «Молодежная газета»сының «Премьера» әдәби конкурсы лауреаты (2009);
  • Башкортстан Республикасы Президенты стипендиаты (2002-2003).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Екомасов Евгений Григорьевич // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 5 июнь 2021)