Ерак Көнчыгыш федераль университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ерак Көнчыгыш федераль университеты latin yazuında])
Ерак Көнчыгыш федераль университеты
Нигезләнү датасы 1899
Сурәт
Рәсми исем Дальневосточный федеральный университет һәм Дальневосточный государственный университет
Кыскача исем FEFU, UFEO һәм ДВФУ
Ректор Никита Юрьевич Анисимов[d]
Шигарь тексты Движение к успеху һәм Striving For Success
Дәүләт  Россия
Урын Владивосток
Әгъзалык Россия һәм Китай техник университетлары ассоциациясе[d], БРИКС университетлары лигасы[d] һәм Association of Pacific Rim Universities[d][1]
Укучылар саны 41 000[2]
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[3]
Моның хуҗасы Uspehi nauk o žizni[d]
Штаб-фатирының урнашуы Владивосток, Россия
Әүвәлгесе Дальневосточный государственный технический университет[d]
Алыштырган Тихоокеанский государственный экономический университет[d], Дальневосточный государственный технический университет[d] һәм Дальневосточный государственный университет[d]
IPv6 диапазоны 2001:b08:f::/48[4]
Рәсми веб-сайт dvfu.ru
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Ерак Көнчыгыш федераль университеты Викиҗыентыкта

Ерак Көнчыгыш федераль университеты
Халыкара исем
Far Eastern Federal University
Нигезләнгән 1899
Ректор Никита Юрий улы Анисимов
Адрес 690090, РФ, Диңгез буе крае, Владивосток, Суханов ур., 8
Сайт dvfu.ru
Русский утравындагы кампус

Ерак Көнчыгыш федераль университеты (рус. Дальневосточный федеральный университет) — Диңгез буе краеның административ үзәге Владивосток шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 2011 елда 4 югары уку йортын (Владивостоктагы: Ерак Көнчыгыш дәүләт университетын, Тын океан дәүләт икътисад университетын, Ерак Көнчыгыш дәүләт техник университетын, Уссурийскидагы: Уссурийск дәүләт педагогика институтын) берләштерү юлы белән оештырылган. Уку йортының тарихы 1899 елда Владивостокта оешкан Көнчыгыш институты тарихыннан башлап исәпләнә[5]. Россиянең Япония территориясендә аккредитацияләнгән филиалы булган бердәнбер югары уку йорты. 2013 елдан Русский утравында 2012 елгы Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (рус. АТЭС) саммитына махсус корылган бинада урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1899 – 1918 — Көнчыгыш институты
  • 1920 – 1930 — Дәүләт Ерак Көнчыгыш университеты
  • 1943 – 1956 — Ерак Көнчыгыш дәүләт педагогика институты
  • 1956 – 2008 — Ерак Көнчыгыш дәүләт университеты

СССР Министрлар Советының 1956 елның 29 августындагы 1211нче санлы карары нигезендә, Ерак Көнчыгыш дәүләт педагогика институты базасында 5 факультет (физика-математика, тарих-филология, биология, медицина һәм роман-герман филологиясе) составында Ерак Көнчыгыш дәүләт университеты торгызыла. 1957 елда табигать фәннәре-химия факультеты, 1958 елда тарих-хокук факультеты ачыла, медицина факультеты мөстәкыйль югары уку йорты — Владивосток дәүләт медицина институты булып аерылып чыга. 1964 елда океанология бүлеге булган геофизика факультеты ачыла. 2007 елда Ерак Көнчыгыш дәүләт университетында 39 меңнән артык студент укый, 4082 укытучы һәм хезмәткәр эшли. Университет 22 институттан, бер академиядән тора, 28 филиал һәм вәкиллек эшли.

  • 2009 – х. в. — Ерак Көнчыгыш федераль университеты

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 2 апрелендәге 503-р санлы күрсәтмәсе белән, Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының дәүләт-хокукый статусын үзгәртү юлы белән Ерак Көнчыгыш федераль университеты оештырыла.

2011 елның 27 гыйнварында Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко дүрт вузны (Ерак Көнчыгыш федераль университетын, Ерак Көнчыгыш дәүләт техник университетын, Тын океан дәүләт икътисад университетын һәм Уссурийск дәүләт педагогика институтын) Ерак Көнчыгыш федераль университетына берләштерү турында боерыкка кул куя.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ерак Көнчыгыш дәүләт университетын Ерак Көнчыгыш федераль университеты итеп үзгәртеп корган вакытта университет составына 27 институт, 1 академия, 47 факультет һәм бүлек, 159 кафедра, 400 дән артык үзәк һәм лаборатория кергән[6].

2020 елда Ерак Көнчыгыш федераль университеты составына 32 академик департамент һәм 65 кафедра, берләшкән 8 мәктәп һәм 1 институт (мәктәп) керә:

  • Политехника инстиуты
  • Биомедицина мәктәбе
  • Сәнгатьләр һәм гуманитар фәннәр мәктәбе
  • Табигать фәннәре мәктәбе
  • Педагогика мәктәбе
  • Көнчыгыш институты — төбәк һәм халыкара тикшеренүләр мәктәбе
  • Юридик мәктәп
  • Икътисад һәм менеджмент мәктәбе
  • Санлы икътисад мәктәбе

2019 елга университетта 200 дән артык белем бирү программасы буенча укыту алып барыла, шулардан бакалавриат һәм белгечлек программалары саны — 100, магистратура — 70, аспирантура һәм докторантура белгечлекләре саны — 33[7].

2018/2019 уку елында вузда 74 илдән 3 500дән артык чит ил студенты белем алган. Шуларның 60 % ы — Азия-Тын океан регионы илләре гражданнары. Иң эре диаспораларны Кытай, Корея (КХДР, шулай ук Корея Республикасы), Һиндстан һәм БДБ илләреннән килгән студентлар тәшкил итә[8].

Филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 20102012 — Владимир Владимир улы Миклушевский
  • 20122012 — Игорь Игорь улы Ватулин (в.б.)
  • 20122016 — Сергей Владимир улы Иванец
  • 20122016 — Владимир Константин улы Николаев
  • 2016 елдан — Никита Юрий улы Анисимов (2016—2017 — в.б.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]