Икмәк игү һәм көндәлек авыл тормышы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Икмәк игү һәм көндәлек авыл тормышы музее latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Икмәк игү һәм көндәлек авыл тормышы музее
Нигезләү датасы 2019
Урын 422330 ТР, Кайбыч районы,
Олы Подберезье

Икмәк игү һәм көндәлек авыл тормышы музее (рус. Музей землепашества и сельского быта) — Татарстанның Кайбыч районы Зур Подберезье авылында урнашкан музей комплексы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей комплексы 2019 елның 15 июнендә Зур Подберезье авылы көнендә ачыла.[1] Бу музей комплексын төзү идеясен Олы Подберезье авылында туган, академик, хәзерге вакытта Чуашстанның Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Петр Чекмарев уйлап таба.

Музей корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейдагы күпсанлы авыл хуҗалыгы белән бәйле экспонатларны нигездә авыл халкы һәм авылдан чыккан кешеләр җыйганнар.

Музейда борынгы туку станогы, күмер үтүкләре, кер бәләге, керосин лампалары, патефоннар һәм башка бик күп әйберләр урын алган.

Комплекс территориясендә икмәк музее урнашкан, андагы экспонатлар арасында борынгы замандагы иген игү коралларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр кулланылган техника урын алган. Икенче бер корылмада кулланышта булган мич чыгарылган.

Музейда күбесенчә рус халкы тормышы чагыла. Музейдагы җил тегермәне Россиядә иң биек җил тегермәне булып тора. Биеклеге 24 метр, прототибы Самара өлкәсендәге тегермәннән алынган. Икенче җил тегермәне XVIII гасырдан калган, аны Чуашстаннан алып кайтканнар. Музей комплексында өченче электр тегермәне дә бар, ул өч катлы итеп эшләнгән. Биредә 100дән артык самавыр, 200ләп ат кыңгыравы бар.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]