Инбер Япаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инбер Япаров latin yazuında])
Инбер Япаров
Туган 20 сентябрь 1950(1950-09-20) (73 яшь)
Дыван районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: география фәннәре кандидаты[d]

Инбер Япаров (20 сентябрь 1950 ел) — галим-географ, югары мәктәп укытучысы. География фәннәре кандидаты (1990), доцент (1994).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инбер Мөхәммәт улы Япаров 1950 елның 20 сентябрендә БАССРның Дуван районы Кадер авылында туган. Кадер сигезьеллык мәктәбе тәмамлаганнан соң, 1969 елда Мәсәгуть педагогия училищесын кызыл диплом белән тәмамлый.

1974 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1982 елдан Башкорт дәүләт университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, география һәм гидрология, физик география, туган якны өйрәнү һәм туризм кафедрасында эшли

2007 елдан — география факультеты деканы.

Укыткан дисциплиналары:

  • «Рәсәйнең физик географиясе»
  • «Ландшафтны өйрәнү»
  • «Географиянең хәзерге проблемалары»
  • «Ландшафтларның динамикасы һәм эшләп торуы»
  • «Җирнең физик-географик закончалыклары»
  • «Географиягә кереш»

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инбер Мөхәммәт улы университетта 35 ел хезмәт куя. Физик география кафедрасында 30 ел эшли.

И. М. Япаров югары квалификацияле географлар әзерләүгә зур өлеш кертә, аның җитәкчелегендә бик күп кандидатлык диссертациясе әзерләнеп, яклана.

Инбер Япаров фәнни хезмәтләрен табигать объектларын, башкорт халык авыз иҗатын, этногенетик риваять һәм легендаларын тирән өйрәнеп, аларга нигезләнеп яза.

Инбер Мөхәммәт улы җәмәгать эшендә дә бик актив катнаша. Авыл һәм шәһәрләрдә Башкортстан географиясе һәм геологиясе темаларына лекцияләр укый, еш кына газета -журналларда үз язмаларын бастыра.

«Башкорт энциклопедиясе» фәнни нәшриятының гыйльми-редакцион советы һәм мөхәрририят коллегиясе әгъзасы (рәисе — И. М. Илһамов).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Типология и генезис суходольных лугово-пастбищных ландшафтов Западной Башкирии : диссертация … кандидата географических наук : 11.00.01 / Ташк. гос. ун-т им. В. И. Ленина. — Воронеж, 1988. — 276 с. : ил. Физическая география, геофизика и геохимия ландшафтов OD 61 90-11/83

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2009)[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Поздравляем!, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-11-24 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]