Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кама Тамагы районы
Урын Кама Тамагы
Кама Тамагы
туган якны өйрәнү
музее
Нигезләү датасы 1992
Урын 422820 ТР, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы, К. Маркс ур., 105.
Директор Рәсимә Рәис кызы Һидиятова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее (рус. Камско-Устьинский краеведческий музей) — Татарстанның Кама Тамагы районы үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Кама Тамагы районы тарихы белән таныштыра.

Филиалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның 19922007 еллардагы беренче бинасы (элекке типография)

Музейга 1987 елның 21 ноябрендә Октябрь инкыйлабының 70 еллыгы уңаеннан җәмәгать башлангычында нигез салына. 1992 елның 1 мартында ачыла. Музейга нигез салучы — рус теле укытучысы, район ветераннары шурасы рәисе Мария Александр кызы Драгунова (19272008). Беренче 37 экспонатны музейга табиб А. А. Васильев тапшыра. 2007 елның 16 маеннан — муниципаль мәдәният оешмасы. 20072010 елларда музей директоры — Р. Н. Нуриева [1].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19922007 елларда музей район басмаханәсенең һәм «Кызыл байрак» район гәҗитенең иске бинасында (Кооператив урамы, 19) урнаша. 2007 елның 28 ноябрендә музейга район китапханәсенең яңа бинасының беренче каты бирелә.

Эскпонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 343, 6 кв. м. 8 296 саклау берәмлеге экспонат исәпләнә. Музейда 4 зал — табигать залы, тарих-археология, этнография залы, хәрби зал, хәзерге заман залы оештырылган. Күргәзмәләр залы бар.

1692 елда балыкчылар бистәсе буларак барлыкка килгән Богородское авылы (хәзерге Кама Тамагының элгәресе) тарихы, Иделдә пароходчылык үсеше тарихы, район җирлегендә урнашкан гипс руднигы турында мәгълүмат тупланган. Дан орденының тулы кавалеры Р. К. Халитов, Советлар Берлеге Каһарманы М. А. Чирков, Әфганстан сугышында катнашучылар турында күргәзмә оештырылган. «Кама Тамагы горурлыгы» дигән почмакта галимнәр Роальд Сәгъдиев, Фәйзрахман Йосыпов, язучылар Ибраһим Гази, Туфан Миңнуллин, Алексей Салмин, сынчы Бакый Урманче, җырчылар Флера Сөләйманова, Әлфия Галимова, композитор, баянчы Рәис Сафиуллин һ. б. турында материаллар куелган.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]