Карин Дрейер Андерссон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карин Дрейер Андерссон latin yazuında])
швед. Karin Dreijer
Сурәт
Җенес гендерфлюид[d][1][2]
Ватандашлык  Швеция
Тугандагы исем швед. Karin Elisabeth Dreijer
Имя в браке Karin Dreijer Andersson[2]
Тәхәллүс Fever Ray
Туу датасы 7 апрель 1975(1975-04-07)[3][4] (49 яшь)
Туу урыны Накка[d], Накка[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[4]
Һөнәр төре җырчы, җырлар автыры, музыка продюсеры, композитор
Активлык чорнының башы 1994
Партнёр в спорте или профессии Olof Dreijer[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d], гитара[d] һәм клавишные[d]
Әгъзалык The Knife[d] һәм Honey Is Cool[d]
Жанр электропоп[d], эмбиент[d], трип-хоп[d] һәм экспериментальная музыка[d]
Тавыш яздыру лейблы Mute Records[d], Rabid Records[d], Brille Records[d] һәм [PIAS] Cooperative[d]
Йогынтысын кичергән Aphex Twin[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт feverray.com(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 25 135
Предпочитаемое местоимение Lua хатасы: unknown error.
 Карин Дрейер Андерссон Викиҗыентыкта

Карин Элизабет Дрейер Андерссон (7 апрель 1975 ел) — швед җырчысы, җырлар авторы һәм музыкаль продюсер. Ул абыйсы Олоф Дрейер белән оештырган The Knife электрон музыкаль дуэтының сыңары була. Андерссон элек Is Cool Honey альтернатив рок-төркеменең җырчысы һәм гитаристы булган. 2009 елда Андерссон үзенең «Fever Ray» дип аталган ялгыз башкару соло дебют альбомын чыгара.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андерссон 1975 елның 7 апрелендә Швециянең Нака биләмәсендә[6] туган. Кент Питер Кристиан Андерссонда кияүдә булган, һәм аларның ике баласы бар.[7]

Ялгыз җырлавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

The Knife ялда булганда, Андерссон 2009 елның 12 гыйнварында үзенең шул ук исем йөрткән Fever Ray ялгыз башкару дебют альбомының беренче цифрлы версиясен һәм 2009 елның 18 мартында физик мәгълүмат саклагычларындачыгара, моннан алда, 2008 елның 15 декабрендә, If I Had a Heart синглы чыгарган. Җыр 2012 елның 16 февралендә «Күз алдында» сериалының беренче сезонындагы 15 нче эпизоды азагында файдаланылган. Җыр соңрак 2011 елның 31 июлендә америка телевизион сериалның «Бернигә дә карамый» эпизодында да кулланылган, шулай ук премьерасы 2013 елның 3 мартында булып үткән канада-ирланд тарихи драмасы - «Викинглар» телесериалының төп музыкасы булып китә. Җыр шулай ук 3 нче мизгелдә дә «Унтурт» сериалының 3 нче эпизодында да файдаланыла.

2009 елда Андерссон кыска метражлы феминистик порнографик фильмнар җыентыгы өчен «Пычрак көндәлекләр» дип аталган саундтрек иҗат итә. Коллекциягә күзәтүендә, Smålandsposten исемле швед гәҗите, ялыктыргыч булса да, саундтрек фильмга туры килә дип тасвирлый.

Fever Ray буларак билгеле, Андерссон, 2010 елда Коачелла фестивалендә чыгыш ясый һәм уңай бәя ала[8][9]. Шул ук елның сентябрендә ул Ирландия һәм Англия фестивалендә чыгыш ясый.

Үзе алдан әйтүенә карамастан, Андерссон 2011 елда Кызыл башлык фильмында күренмәгән. Әммә Андерссон үзенең группасы белән авторлыкта яздырган эксклюзив «The Wolf» саундтрегы, шулай ук «Keep the Streets Empty for Me» фильмда калган.[10] «The Wolf» шулай ук Far Cry Primal трейлерында, шулай ук соңгы миссияда уен вакытында файдаланылган.

Андерссон 1968 елда экраннарга чыккан Ингмар Бергманның «Бүре сәгате» коточкыч фильмының 2011 елның 12 мартында[11] Стокгольмдагы Король драма театрында күрсәтелгән театр адаптациясе өчен музыка язган. «No Face» дигән бер трек 2012 елда 2011 елгы япон цунамиыннан[12] зыян күргәннәр файдасына Blonde Redhead оештырган «We Are the Works in Progress» альбомында, демо буларак, чыгарыла. 2016 елның февраль аенда The Fader белән интервьюсында, Андерссон, ялгыз башкарган музыкасы өстендә эшләве, тик Fever Ray исеме астында чыгу-чыкмавын гына әйтә алмаганын белдерә.[13]

Музыкаль клиплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Ел Режиссер
«If I Had a Heart» 2009 Андреас Нильссон
«When I Grow Up» Мартин де Thurah
«Triangle Walks» Микель Цве Карлссон
«Seven» Йохан Рнк
«Stranger Than Kindness» Андреас Нильссон
«Keep the Streets Empty for Me» Йенс Klevje и Фабиан Свенссон

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.npr.org/2018/09/04/642253284/karin-dreijer-is-the-21st-centurys-sonic-shapeshifter
  2. 2,0 2,1 https://www.theguardian.com/music/2017/nov/18/fever-ray-pleasure-patriarchy-political-revolution-plunge-karin-dreijer
  3. Discogs — 2000.
  4. 4,0 4,1 Sveriges befolkning 1990Ramsele: Государственный архив Швеции, 2011. — ISBN 978-91-88366-91-7
  5. Se 2020 års invalda — 2020.
  6. «På höga klackar över mossan – Fever Ray». Проверено 11 January 2010. 2010 елның 19 август көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-08-19, retrieved 2021-04-25 
  7. Evers, Derek (3 February 2009). The Mystery Of Fever Ray: An Interview With Karin Dreijer Andersson. әлеге чыганактан 2011-08-29 архивланды. 11 September 2011 тикшерелгән.
  8. Wappler, Margaret (17 April 2010). Coachella 2010: Fever Ray's dark arts not as powerful when performed in a plain old music festival tent. Tribune Company. 19 April 2010 тикшерелгән.
  9. Hall, David (17 April 2010). Coachella 2010 Day 1: Fever Ray hypnotizes at Mojave, deadmau5 nails Sahara wrap-up. Freedom Communications. әлеге чыганактан 2010-04-24 архивланды. 19 April 2010 тикшерелгән.
  10. New Fever Ray music to feature in upcoming film, Red Riding Hood. feverray.com (18 November 2010). әлеге чыганактан 2010-11-23 архивланды. 1 December 2010 тикшерелгән.
  11. 'Vargtimmen, The Wolf Hour' premiere (1 November 2010). әлеге чыганактан 2011-03-15 архивланды. 25 January 2011 тикшерелгән.
  12. Stosuy, Brandon (29 December 2011). Hear New Music From Fever Ray's Karin Dreijer Andersson. 13 January 2012 тикшерелгән.
  13. Myers, Owen (12 February 2016). The Knife On Silent Shout, 10 Years Later. 7 July 2016 тикшерелгән.