Каюм Насыйри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каюм Насыйри latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Каюм Насыйри
Туган телдә исем Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров
Туган 2 (14) февраль 1825
Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлгән 20 август (2 сентябрь) 1902 (77 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Каюм Насыйри йорты
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы

 Каюм Насыйри Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Каюм Насыйри

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (قایوم ناصری, Каюм Насыйри; 2 (15) февраль 1825, Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе20 август (2 сентябрь) 1902, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1825 елның 2 февралендә Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан (Кече Шырдан) авылында туа. Каюм Насыйриның бабасы һәм атасы гыйлемле кешеләр була.

Аның истәлекләренә күрә, атасы балаларының укуларына каршы килми, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелгән "иҗтиһат заманы монкариз" ("иҗади фикер йөртү заманы үтте") дигән карашка каршы була. "Һәркемгә иҗтиһат — кирәк эш", — дип балаларына һәрвакыт ишеттереп тора.

К. Насыйриның балалык вакытлары, заманы өчен, шундый мәдәниятле гаиләдә, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала.

18411855 елларда Казанда "Касыймия" мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәдә гарәпфарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар һәм рус телен дә үзләштерә.

18551871 елларда Казан руханилар училищесендә, аннары Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. Монда ул укытучылар белән танышып якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам итә.

Югары белемне Казан университетында ирекле тыңлаучы буларак ала. Аның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме К. Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул — бу яктан безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше», — дип бәяләп уза.

1871 елда татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләре буенча Казан укыту округы инспекторы Вилһелм Радлов тәкъдиме белән Казанда татар балалары өчен башлангыч рус-татар мәктәбе ача. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында К. Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», — ди. Монда, мөгаллим дип, К. Насыйри үзен атый.

1876 елда, В.В. Радлов белән укыту методикасы мәсьәләләрендә фикер каршылыклары килеп чыгу сәбәпле, мәктәптән китә һәм әдәби, гыйльми эшчәнлек белән шөгылләнә башлый.[1]

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петербург университеты профессоры В. В. Григорьев 1880 елда К. Насыйриның гаять белемле кеше булуы хакында язып чыга. «...Мин татарлар арасында мондый кеше булыр дип һич уйламый идем» — ди ул.[2]

1885 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмәгатенә хакыйкый әгъзасы булып сайлана. Гуманитар фәннәрнең төрле тармакларын үстерүгә зур өлеш кертә, хәзерге әдәби татар теленә нигез сала. К. Насыйриның гыйльми эшчәнлеге күбесенчә татар халкы тарихын, Россия һәм гөмүмхалык тарихын өйрәнүгә багышлана. Этнографиягә караган хезмәтләрендә бик күп халык сынамышлары, әкиятләр, әйтемнәр, җырлар, туй, мәет озату һәм башка гаилә йолалары тасвиры, татар халкының матди мәдәниятен тәшкил итүче йорт-җир, кием-салым, азык-төлек, халык медицинасы турында мәгълүматлар зур урын ала. Аның мирасы Габдулла Тукайга, Мәҗит Гафурига, Галиәсгар Камалга һәм башкаларга гаять зур йогынты ясый.[3]

К. Насыйрины Гаяз Исхакый яңа дәвер әдәбиятының "атасы" дип атый. Ул, халыкта әдәбияткә ярату хисен, аңа кызыксындыру уяту өчен, халык теленә якын телдә язарга кирәк дип чыга. 1859 елның мартында Николай Ильминскийга язылган хатында болай диелә: “... Авылга кайтканда, мин ул китапны үзем белән алып кайткан идем. Бәгъзе мужикларга укып күрсәттем. Мин укыганда үзара сөйләшәләр: “Кара әле сөйләшкән кебек укый”, — диләр. Хасил, һәркем аңларлык, иншалла. Ул китапны “Мәҗмугыл әхбар” дип тәсмия кыйлдым”. М. Гали: “К. Насыйриның ата-аналары һәм туганнары белән язышкан хатлары ул чордагы крестьян һәм солдат хатларына карганда да гадиерәк тел белән язылганнар”, дип яза.[4]

К. Насыйриның хезмәтләре Г. Баттал-Таймас, Г. Ибраһимов тарафыннан югары бәяләнә. Г. Ибраһимов 1926 елда язылган "Каюм бабаның йөз еллыгы" һәм "Башлангыч" исемле мәкаләләрендә К. Насыйрины Шәрекътан Гаребкә  (Көнбатышка, Аурупага) юл яручы, беренче сукмакны салучы "бөек реформатор" дип атый. Ул болай яза: "Каюм бабаның хезмәте, гыйлем дөньясы өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл гыйльми мәгълүматны татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде" [2].

Эшләгән өлкәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Шәхесләребез" сериясенең "Каюм Насыйри" (2017) китабындагы К. Насыйриның хезмәтләрен күрсәткән сурәт

Каюм Насыйри татар халкын төрле гыйлем нигезләре белән иң беренче таныштыручы кеше була. Аның үзе исән чакта татарча hәм русча төрле зурлыктагы 40 китабы дөнья күрә.[2] Ул эшләгән өлкәләр һәм хезмәтләре түбәндә бирелгән.

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Кавагыйде кыйраәт русия мәҗмугасы" (1889);
  • "Зөбәдәт мин тәварихи әр-Руси" (1890).[4]

Сүзлек төзү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каюм Насыйриның "Ләһҗәи татари" сүзлеге

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар әдәбияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар әдәбияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Сборник статей о предметах видимой природы, изложенных на чисто татарском разговорном языке" (1867);
  • "Буш вакыт" (1860, 19061909) — татарча табигать күренешләре турында, биш җөзьә булып чыга;
  • "Әхлак рисаләсе" (18811913),
  • "Кабуснамә тәрҗемәсе" (1882, 1898);
  • "Тәрбия китабы" (1891, 1898),
  • "Мохтәсар тәварих әнбия..." (1884, 1889);
  • "Гакаид рисаләсе".[7]

Тәрҗемәчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Тәрбия китабы"ндагы күп кенә гыйбрәтле хикәятләр Сәгъдинең "Гөлестан" җыентыгыннан алынган була.[2]

  • "Кабуснамә".

"Кабуснамә" 1082 елда Кейкавус исемле күренекле кеше тарафыннан улына үгет-нәсыйхәт рәвешендә фарсы телендә иҗат ителә, һәм тиз арада Шәрекъ дөньясын яулый, бик күп телләргә тәрҗемә ителә. К. Насыйри әсәренең төрекчә версиясен татарчага тәрҗемә итә.[2]

  • "Кырык вәзир кыйссасы".

Әсәр госманлы теленнән тәрҗемә ителә [7], "Мең дә бер кичә"гә барып тоташа [2].

Педагогика һәм методика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Гакаид рисаләсе";
  • "Утыз вәгазь";
  • "Тәрбия китабы" ("Китап әт-тәрбия").

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этнография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фольклор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Кырык бакча" (1880).

Бу китапның кырыгынчы бакчасына ("бүлеге"нә) кергән фольклор әсәрләре шулар: 296 мәкаль, 116 кыска җыр, "Сәламнамә", "Мәдех Чәй", "Уңмаган килен" һәм "Әбъят" исемле бәетләр, "Зиһен сынашмак" исеме астында бирелгән 3 табышмак-мәсьәлә ("Ике көтүче", "Кәҗә, бүре, кәбестә", "Өч сәүдәгәр").[2]

  • "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият" (1884).

Бу китапның соңгы бүлеге тулысынча диярлек халык иҗаты әсәрләренә багышлана, һәм "Кырык бакча"дагы материаллар белән бергә яңа әсәрләрне эченә ала. Аеруча, автор һәр жанрга кыскача билгеләмә бирә һәм бик күп әсәрләрне фәнни комментарийлар белән бастыра. Китапка кергән фольклор әсәрләре шулар: 27 табышмак ("Кырык бакча"да юк иде), 117 кыска җыр, "Әбъят Мәхбүбләргә сәламнамә", "Әбъят чәй бәянында", "Әбъят уңмаган килен бәянында" исемле 3 бәет, 315 мәкаль һәм әйтем.[2]

1896 елда Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография" җәмгыятенең "Хәбәрләр"ендә "Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре" исемле мәкаләсе чыга. Әлеге мәкаләдә "Кырык бакча" (1880) һәм "Фәвакиһәл-җөләсә фил-әдәбият" (1884) китапларындагы материалларны кабатлаучы 28 табышмак, 244 мәкаль һәм әйтем, 116 кыска җыр һәм "Гыйшык хәлләре" исемле бәет (кыска җырларга тартым шигъри куплетлар) татарча һәм русчага тәрҗемә ителеп урын ала. Мәкаләгә Николай Катанов югары бәя бирә.[2]

1900 елда Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография" җәмгыятенең "Хәбәрләр"ендә К. Насыйриның П. А. Поляков белән уртак хезмәте булган "Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру" исемле мәкаләсе чыга. Мәкаләдә, шулай ук татарча һәм русчага тәрҗемә ителеп, 11 татар әкияте ("Салам Торхан", "Ахмак угыл", "Үги кыз", "Гөлнәзек", "Байдек", "Өч угыл", "Акыллы угыл", "Төлке", "Мәче берлән Аю", "Аю берлән Төлке", "Сандугач берлән Бытбылдык") чыга.[2]

Бу хезмәте русча, фольклор материалларына нигезләнеп языла. Аның беренче бүлегендә татар мифологиясенең һәм тылсымлы әкиятләрнең сюжетлары һәм персонажлары классификацияләнә. Шулай ук, мифик затларның характеристикасы белән бергә әкиятләрдәге кеше образлары да сурәтләнә. Икенче һәм өченче бүлекләрендә татар халкының күп кенә ышанулары, йолалары, им-томнары анализлана.[2]

Математика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арифметика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Хисаплык, ягъни гыйльме хисап кагыйдәләре, яки арифметика вә һәм хисаплык мәсьәләләре" (1873, 1899).[1][11]

Геометрия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Физиология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Мәнаффигъ әгъза вә кануны сыйххәт" (1893).[11]

Ботаника[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Хәвасе нәбатат" һәм "Гөлзар вә чәмәнзар..." китапларында дару үләннәренең исемнәре өч телдә — татар, рус һәм латин телләрендә языла.[12]

Зәркән һәм слесарь һөнәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Санаигъ голфания" ("...көмешләмәк вә кургашламак...") (1900).[11]

Ризык әзерләү һөнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Иршадел әтбихәт..." ("Тәгамны ләззәтле итеп әзерләү") (1892).[11]

Журналистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Насыйри беренче булып тәкъвим чыгара. Ике мәртәбә "Казан календаре" дигәч, аннан "Календарь" дип кенә китә, соңгы икесе "Мокаддимәдә календарь" һәм "Горрәнамә мокаддимәдә календарь" дип атала (18711879, 18801889, 18901897). Тәкъвим бары тик 1886, 1887, 1895 елларда гына чыкмый. "Фәвакиһәл-җөләсә фил-әдәбият" әсәре кебек үк, тәкъвиме энциклопедик әсәр характерында була. Әлеге тәкъвимнәрнең барысында да диярлек татар халкының көндәлек тормышында чагылыш таба торган хәбәрләр бирелә, эш-гамәлләренә, төрле һөнәрләргә өйрәтә торган язмалар басыла. Болар нигезендә алга таба татар теленең вакытлы матбугат һәм гамәли-һөнәрчелек дигән стильләре формалаша.[7]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарәп телендәге хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Утыз вәгазь" (1888);
  • "Кавагыйде лисаны гарәп" (1896);
  • "Әд-Дәмаски Гомәр ибн Мөхәммәд ибн Әваз" (1901) — гарәп дөньясында киң таралган, төрле өлкәләргә караган мәсьәләләр турында энциклопедик әсәр.[4]
Иске татар бистәсендә музее

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Каюм Насыйри темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/istoriya-nauki-v-tatarstane/nasyjri-kayum
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 https://multiurok.ru/files/f-nni-esh-kaium-nasyiri-piedaghogh-t-rzh-iem-chie.html
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/istoriya-nauki-v-tatarstane/nasyjri-kayum(тат.)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 106
  5. http://kzref.org/tatar-pedagogik-fikere-antologiyase.html?page=34(үле сылтама)
  6. Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 107-108
  7. 7,0 7,1 7,2 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 107
  8. 8,0 8,1 Поверья и обряды Казанских татар, образовавшиеся мимо влияния на жизнь их суннитского магометанства // Записки Императорского Русского географического общества по отделению этнографии. СПб., 1880. Т. 5.
  9. Насыров К. Образцы народной литературы казанских татар // Известия Общества археологии, истории, этнографии (ОАИЭ). — 1895-1896. — Т.13. — Вып. 5. — С. 375.
  10. Насыров К. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов // Известия Общества археологии, истории, этнографии (ОАИЭ). — 1900. — Т. 16.
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 11,5 Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр — XX йөз башы) // Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. — 696 б. Б. 108
  12. 12,0 12,1 http://kazanutlary.ru/news/yanaliklar/kazanda-k-nasyjrinyn-hevase-nebatat-hem-golzar-ve-chemenzar-kitaplary-nigezende-lektsiya-utkerelde
  13. 13,0 13,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2021-02-26, retrieved 2020-04-18 
  14. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975, Б. 289-307
  15. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. Икенче том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
  16. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-10-22, retrieved 2020-04-16 
  17. https://turan.org/turk-dunyasi-tarih-kultur-dergisi-nisan-2020/