Кекин йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кекин йорты latin yazuında])
Истәлекле урын
Кекин йорты
Шәһәр Казан
Координатлар 55°47′38″ т. к. 49°07′43″ кч. о.HGЯO
Лаихә авторы Генрих Руш
Төзелеш 19031905 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610053006объект № 1610053006

Кекин йортыКазанның истәлекле урыннарының берсе. Горький һәм Галактионов урамнары арасында урнашкан. 1903—1905 елларда сәүдәгәр-миллионер Леонид Кекин заказы буенча сәләтле архитектор Генрих Руш тарафыннан төзелгән.

Бинаның архитектори стиле эклектик. Бу модерн стильлы модерн, мавритан үрнәкләре дә бар.

Октәбер инкыйлабына кадәр Кекин йорты табышлы йорт булып торган, ягъни фатирлар яллауга тапшырылганнар. Шуның өстенә, 1910—1914 елларда биредә шәхси гимназия, Педагогик җәмгыятенең гимназиясе, хәзерләү училищесы, Казан элемтә юллары округы идарәсе, китапханә, типография, китаплар кибете, һ.б. оешмалар ураншканнар.

Октәбер инкыйлабыннан соң Кекин йорты миллиләштерелгән, әмма кулланыш сыйфаты кискен үзгәрмәде — түбән катларда төрле вакытларда Казан хәрби комиссариаты, су транспортының район идарәсе (рупвод), Горький тимер юлының ватандашлар корылмалары дистанциясе, ашханә, һ.б. совет оешмалары урнашкан; югары катларда исә торак булганнар.

ХХ гасырның азагында бина искереп беткән, 1998 елдан ул җылытылмаган, идән асты да еш кына су белән тулган. Соңгы яшәүчеләр искергән торакны бетерү программасы буенча 2001 елда күчереп урнаштырылганнар.

2005 елда бина капиталь рәвештә яңадан торгызылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани