Кунак йорты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кунак йорты (Казан) latin yazuında])
архитектура һәйкәле
Кунак йорты
Шәһәр Казан
Лаихә авторы В.И. Кафтырев (архитектор)(1770),
Ф.Е. Емельянов (1800)(архитектор)
Төзелеш 15661895 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610049000объект № 1610049000

Кунак йорты (Казан) (рус. Гостиный двор (Казань)) – Россиянең һәм Татарстанның архитектори һәм тарихи һәйкәле саналучы бина, илкүләм дәрәҗәдә әһәмияткә ия мәдәният мирасы ядкәре. Казан шәһәренең Кремль урамы, 2 / Чернышевский урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Бинада ТР милли музее урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әле Казан ханлыгы чорында ук Казан шәһәренең хәзерге 1 Май мәйданы урнашкан калкулыгында базар (яки кәрвансарай) булганы билгеле. Иван IV Казанны яулап алгач та базар урынын үзгәртмәгән.[1]

1566 елда инде Казан кирмәненең Спас манарасы каршысында гына, шәһәргә килгән кунаклар (сәүдәгәрләр) өчен кибетләре, тауар саклау амбарлары булган агачтан төзелгән Кунак йорты торган. Шунда ук таможня да урнашкан булган. Мәйданны «Казан сәүдәсе» (рус. Казанский торг ) исеме белән атап йөрткәннәр. ХVI гасыр ахырына мәйданда 365 кибет, 250 вак сәүдә ноктасы булган. Анда сәүдә ел буена барган. Кунак йорты артында Николай Чудотворец чиркәве торганы да билгеле.[2] ХVI гасыр ахырында кунак йортында һәм аның тирәсендә бары тик сәүдәгәрләр генә яши һәм сәүдә итә алган.[3]

XVII гасыр ахырында агач бина урынына таштан яңа бина корыла.[4] Бина эчендә постау рәте, вак-төяк сату рәте, Себер рәте, тимер рәте булган. Якын-тирәдә тагын 23 сату рәте булган: көмеш, буяу, прәннек, тасма, кафтан, бүрек, тире, сабын, итек, юфть, май, солод, чүлмәк, чүпрәк, кием, оек, йозак, иске-москы, бияләй, ипи, тәмәке сату рәтләре,тимерче, итче, балыкчы рәтләре.[5]

1770 елда архитектор В.И. Кафтырев Кунак йортын шәһәр кварталы кадәр зурлыкка җиткереп яңадан кора. Кибетләр саны 777 гә җитә.[6]

1773-1775 еллардагы крәстияннар сугышында Емельян Пугачевның тупчылары Кунак йорты янынан Казан кирмәненә туптан ата. Пугачев яуларыннан соң бина бик озак ташландык хәлдә була.[7]

Кунак йорты озак вакыт шәһәрдәге сәүдәне үз кулында тота. 1782 елның 8 июнендә шәһәрнең башка биналарында да сәүдә нокталары ачарга рөхсәт ителгәч, Кунак йортының әһәмияте бермә-бер кими. Кунак йорты янәшәсендә ХХ гасыр урталарына кадәр эшләгән базарны халык «Толчок» дип йөрткән.

1797 елгы янгыннан бинага зур зыян килә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кунак йорты (рус. Гостиный двор) бинасы. 1820 ел.

1798 елда Казанга килгән Россия патшасы Павел I бинаны торгызырга куша. Бина ХIХ гасырның буеннан буена үзгәрешләр кичерә һәм гасыр ахырына гына хәзерге кыяфәтен ала. 1800-1815 елларда архитектор Ф.Е. Емельянов проекты буенча төзелә. Воскресенская урамы ягыннан ике катлы, Кече Проломная урамы ягыннан өч катлы итеп салына. Үзәк фасадын 18 колонналы портик бизи. Беренче катта урамнардан йорт ишегалдына узар өчен 3 капкасы була.[8]

1895 елда Кунак йортының бер бүлгесен шәһәр музее итеп раслагач, И. Колмаков бинаның төньяк-көнбатыш өлешен үзгәртеп кора.

1815 елда янгында Кунак йорты да яна. Ремонт өчен 16 700 сум тотыла.

1842 елгы янгыннан соң янәдән корганда элекке бинада булган колонналар, галереяны, пилястраларны торгызып маташмыйлар. Яңа үзәк керү юлында картушлар һәм амур сыннары пәйда була.

1895 елгы кыяфәтенә туры китереп, 1995 елда (музейның 100 еллыгына) архитектор С.А. Козлова бинаның төньяк-көнбатыш бүлгесен янәдән торгыза.[9]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Загоскин Н. П. Спутник по Казани. — Казан, 1895.
  • Дульский П. М. Памятники казанской старины. — Казан, 1914..
  • Дульский П. М. Классицизм в казанском зодчестве. — Казан, 1920.
  • Егерев В. В. Материалы к истории зодчества города Казани // Казанский музейный вестник. — 1924, № 1.
  • Государственный музей Татарской АССР. Путеводитель. — Казан, 1970.
  • Остроумов В. П. Казань. Очерки по архитектуре и планировке города. — Казань: КДУ нәшрияты, 1978.
  • Григорьев А. Гостиный двор — квартал старой Казани // Казанские ведомости. — 1991ел, 3 август саны.
  • Тарвердян А. С. С тех пор прошло почти сто лет // Казанские ведомости. — 1992 ел, 3 март саны.
  • Григорьев А. Дома, музеи, люди, годы… // Вечерняя Казань. — 1993 ел, 9 апрель саны.
  • Кадырова А. Застывшая музыка Гостиного двора // Казанские ведомости. — 1993 ел, 3 август саны.
  • Девятых Л. И. Казань. Забытое и незнаемое. Казань: Титул, 2002.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кунак йорты турында РусВикипедиядә

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства, — М.: ИНСАН, 1991. — ISBN 5-85840-253-4.
  2. «Книга казанского торгу» писцов Микиты Борисова и Дмитрия Кикина и городового таможенника Матвея Тараканова (1566)
  3. 1667 елгы Яңа сәүдә уставы буенча
  4. инказан.ру сайтында, archived from the original on 2012-05-24, retrieved 2014-09-26 
  5. М. С. Пестриков. Описание Казани (1739)
  6. Музейның рәсми сайты
  7. Пушкин А. С.. История Пугачёва. Записки Моро де Бразе. —Л., 1978.
  8. Иске Казан сайты
  9. Р.Ахунов сайты
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани