Лаеш техник-икътисад техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лаеш техник-икътисад техникумы latin yazuında])
Лаеш техник-икътисад техникумы
Элеккеге исемнәр Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы (1963-2009)
Нигезләү елы 1960
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Лаеш
Адрес 422610 ТР Лаеш, Маяковсᴋᴎ ур., 14нче йорт.
Сайт https://edu.tatar.ru/laishevo/org6202
Логотип
Техникум бинасы
Техникум алдында

Лаеш техник-икътисад техникумы, «Лаеш техник-икътисад техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем үчpᴎждᴎʜиясе[1] (рус. Лаишевсᴋᴎ технико-экономичесᴋᴎ техникум) — Татарстанның Лаеш шәһәрендә (1781 елдан өяз шәһәре, 1926 елдан авыл, 1950 елдан шәһәр тибындагы бистә, 2004 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан В.Г. Тимирәсов исемендәге Казан инновацияләр үʜивирсиᴛиᴛеның (ИЭУП) фәнни-укыту кластерына керә[2].
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Диpиктыpы (2012 елдан) — Павел Владимир улы Кореев.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 20 сентәбрендә берьеллык Казан авыл хуҗалыгы мәктәбе Казан авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә. 1963 елда техникум Лаеш эшчеләр бистәсенә күчерелә[4]. Казанда техникумның биналарны һәм корылмаларны төзү һәм файдалану һәм (түләүле) хокук белгечлегенә өйрәтүче (читтән торып укулы) филиалы калдырыла[5]. 1963 елда уку йортында бухгалтерлар әзерләү бүлеге ачыла. 1970-1989 елларда агроном-оештыручылар бүлеге эшли. Авыл хуҗалыгы өчен 1 134 үсемлекләр буенча белгеч әзерләнә. 1979-1997 елларда эшләгән план бүлегендә 1 853 техник-планлаштыручы укытып чыгарыла. 1990 елдан бирле уку йортында юристлар әзерләүче бүлек эшләп килә. 1998-2010 елларда менеҗмент бүлеге эшләгән.

2009 елда РФ мәгариф буенча федераль агентлыгы карары [6] белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы Лаеш техник-икътисад техникумы итеп үзгәртелә. 2010 елдан «В» категорияле афтамабᴎᴫ йөртүчеләр әзерләнә.

2012 елда уку йорты ТР министрлар кабинеты карары[7] белән федераль милектән җөмһүрияᴛ милкенә күчерелә. Гамәлгә куючысы — ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

2013 елдан ТР министрлар кабинеты карары[8] белән уку йортының гамәлгә куючысы итеп ТР мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнә.

2015 елның октәбрендә техникумга «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статьıсы бирелә. Шул ук елны «РФдә сорау зур булган 50 һөнәр һәм белгечлек исемлеге»нә керүче яңа «Очу аппаратларын һәм двигательләрне техник файдалану» белгечлеге буенча укыту башлана[9].

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты 55 ел эчендә 18 меңнән артык авыл хуҗалыгы белгече әзерләгән[10] .

2017-2018 уку елына Лаеш техник-икътисад техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[11] буенча 160 студент кабул ителә.

  • Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (тракторчы-машинист, слисеp, машина йөртүче)
  • Җир-милек мөнәсәбәтләре (җир-милек мөнәсәбәтләре буенча белгеч)
  • Очу аппаратларын һәм двигательләрне техник файдалану (техник)
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)
  • Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру (юрист)[12]

Уку йортында ел дәвамында 14 юнәлеш буенча кыска сроклы әзерләү һәм яңадан әзерләү курслары үткәрелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уку йортының ТР мәгариф әм фән министрлыгы фәрманы 1357/16 13.07.2016 белән расланган уставы буенча(үле сылтама)
  2. КИУ (ИЭУП) сайты, archived from the original on 2016-12-22, retrieved 2017-05-16 
  3. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-16 
  4. Техникум турында kazangost.ru порталында
  5. Лаеш үзәкләштерелгән китапханәсе сайтында
  6. РФ мәгариф буенча федераль агентлыгы карары № 260 17.03.2009
  7. ТР министрлар кабинеты карары № 51 27.01.2012
  8. ТР министрлар кабинеты карары № 592 22.08.2013
  9. Лаеш техник-икътисад техникумы киләчәккә ышаныч белән карый. «Кама ягы» (газета), 18.08.2016(үле сылтама)
  10. Лаеш ТИТ турында «Наша сеть» порталында
  11. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  12. Уку йортына 13.10.2016 бирелгән 8830нчы санлы лицензия нигезендә(үле сылтама)