Лаклы мәгарәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лаклы мәгарәсе latin yazuında])

Лаклы мәгарәсеБашкортстан Республикасының Салават районы территориясендәге карст мәгарәсе. Лаклы авылыннан 1,6 км алыслыкта, шул ук исемдәге елганың уң битләвендә урнашкан. 1965 елдан табигать һәйкәле булып тора [1].


Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары карбон известьташлардан барлыкка килгән. Беренче тапкыр сәяхатьче Петр Симон Паллас тарафыннан 1770 елның май азагында сүрәтләнгән [2] . 1889 елда мәгарәнең сүрәтләнешен академик Ф. Н. Чернышев язган, ә 1914 елда ул археолог С. И. Руденко тарафыннан тикшерелгән [3].

Петр Палласның «Путешествие по разным местам Российского государства»[4] дигән китабындагы Лаклы мәгарәсен беренче тасвирламасыннан өзекләр:

«…В сводах сего грота виден пространный провал, который наподобие ужасной и висящими камнями грозящей ямы кверху в гору простирается. При самом сильнейшем отсвечивании не можно было глазам сыскать конца оного, и я не ошибусь, если скажу, что самая высокая сосна в оной прямо стоять может… Не только весь свод оного покрыт капельниковою корою и широкими из капельника родившимися зубчатыми завесами и большими островатыми наподобие шурупов сосульками, но сверх того и на левой стороне капельниковый состав разлившись по ступеням различных выдавшихся камней, представляет прекрасный разноцветный живописный водопад (каскад)… Повсюду на сводах и в расселинах видно было множество летучих мышей» [5].

.

Сүрәтләнеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лаклы мәгарәсе горизонталь заллар һәм галереялардан гыйбарәт. Аның озынлыгы 252 м, уртача киңлеге 19,5 м, биеклеге 5 м. Мәгарә авызы Лаклы елгасы кимәленнән 34 метр биеклектә урнашкан.

Авызы (киңлеге 4,2 м, биеклеге 6 м) озынча түгәрәк, горизонталь яссылыктан тора. Мәгарә авызыннан кыек коридор (озынлыгы 15 м) Вестибюль залына (озынлыгы 72 м, киңлеге 45 м, биеклеге 19 м) барып чыга. Коридорның һәм ярты залның идәне зур кисәкле ташлар сибелмәсе белән капланган[6].

Төньяк‑көнчыгыш диварыннан тар сукмак (озынлыгы 12 м) аерылып китә. Зал төньяк юнәлешле, идәнендә туф‑балчык өемнәре һәм зур кисәкле ташлар яткан, озынлыгы 80 м, киңлеге 25 м, биеклеге 9 м тәшкил иткән галерея белән кисешә, ул түбәсендә 3 тирән оя булган 2нче залга (озынлыгы 25 м, киңлеге 25 м, биеклеге 20 м) алып бара. Диварлары кальцитлы корамалар, диаметры 1,5 см чаклы саркым һәм тәңкәле катламнар белән капланган, идәне балчыклы.

Галерея (озынлыгы 40 м, киңлеге 10-12 м, биеклеге 3-6 м) 2нче зал аша 3нче зал (озынлыгы 50 м, киңлеге 28 м, биеклеге 13 м) белән кисешә, аннан югарыга төньяк‑көнчыгыш һәм төньяк‑көнбатыш юнәлешле зур булмаган тармаклар китә. Залның 2 киртләчле кальцит саркымы белән капланган төньяк диварыннан 6 м биеклектә тар гына юлга (озынлыгы 22 м) керер өчен тишек бар, мәгарә шушы юл белән тәмамлана.

Мәгарәдә җәйге температура 1,2—6°С, июнь айына кадәр аның алдында кар ята.

Мәгарәгә кергән җирдә - күгәрченнәр, эчендә ярканатлар яши [7].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Паллас Пётр Симон// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 19-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Башкирская энциклопедия в 7 т. / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 2008. — Т. 4 (Л - О). — 576 с. — 7 000 экз. — ISBN 5-88185-068-5.
  • Гвоздецкий Н. А., Проблемы изучения карста и практика, М., 1972
  • Гвоздецкий Н. А. Новейшие данные о размерах самых крупных карстовых полостей мира и СССР, «Вестн. МГУ. Сер. геогр.», 1973, №5;
  • Максимович Г. А., Основы карстоведения, т. 1, Пермь, 1963;
  • Чикишев А. Г., Пещеры на территории СССР, М., 1973.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]