Леонид Воскресенский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Воскресенский latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 14 июнь 1913(1913-06-14)
Туу урыны Павловский Посад, Богородск өязе[d], Мәскәү губерниясе, Россия империясе
Үлем датасы 16 декабрь 1965(1965-12-16) (52 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре aeronautical engineer
Эш урыны Мәскәү авиация институты[d]
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Академик дәрәҗә техник фәннәр докторы[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Социалистик Хезмәт Каһарманы Кызыл Йолдыз ордены Ленин ордены Ленин ордены

Воскресенский Леонид Александрович (19131965) — ССРБ ракета техникасын сынаучы-галим, С. П. Королевның якын фикердәшләренең берсе, профессор, техник фәннәре докторы. Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Александрович Воскресенский 1913 елның 14 июнендә Россия империясының Павловский Посад шәһәрендә рухани Александр Георгиевич Воскресенкий гаиләсендә туа[1]; әнисе — Екатерина Вениаминовна, тумыштан Соколова. Диндар ата-әнисе 1917 елдан соң эзәрлекләүгә дучар ителә (Александр хезмәт иткән гыйбадәтханәләр бер-бер артлы ябыла, ә ул үзе 1921 елда бер азга кулга алына) һәм 1922 елдан Леонид Воскресенский өлкән агасы, «Манометр» завод инженеры Георгий гаиләсендә яшәгән.

1929 елдан 1936 елга кадәр электромонтер, аннары бөтен индустриянең Бөтен Союз берләшмәсе фәнни-тикшеренү институтында (НТИ ВОЛИ) бригада инженеры булып эшли, һәм читтән торып Мәскәү энергетика институтында укый. 4-нче курстан соң, 1936 елда армияга чакырыла.

1937-1943 елларда Халык комиссариаты химия сәнәгатенең азотлы гыйльми-тикшеренү институтында өлкән инженер булып эшли, аннан 1947 елга кадәр —1-нче фәнни-тикшеренү институты һәм 3-нче фәнни-тикшеренү институтында электротехника лабораториясе начальнигы була. Бу чорда, 1945 елда, аны С.П. Королев, В.П. Глушко, В.П. Мишин, Б.Е. Черток, Н.А. Пилюгин һ.б. ингән белгечләрнең зур төркеме составында завод һәм лаборатория корамалларын һәм А-4 немец ракеталары өлгеләрен ачу һәм чыгару өчен Германиягә җибәрәләр. 1946 елның мартыннан, «Нордхаузен» ракета институтында, ул «Ату» төркеме җитәкчесе һәм сынау бүлеге начальнигы була.

1947 елның апрель аенда Л.А. Воскресенский Фәнни-тикшеренү институты-88 контроль-үлчәү станциясе начальнигы итеп тәгаенләнә. Проект буенча ул җитәкләгән елларда 1951 елның октябреннән 1954 елның февраль аена кадәр ОКБ-1 19 нчы проект-сынау (Капустин Яр полигонында очу-сынау станциясе) бүлеген җитәкли.

1954-1963 елларда Л.А.Воскресенский — ОКБ-1 (баш конструктор — С. П. Королев) баш конструктор урынбасары. Илнең артиллерия һәм ракета-галәм техникасын эшләүдә һәм аларны сынауда катнаша, ОКБ-1 чорда эшләнгән бөтен төр ракеталарны очыру белән, шул исәптән ядрә заряды сәләтенә ия булган беренче кыйтгаараa К(Р-7), К (Р-А) и К (Р-9, Р-А) хәрби ракеталарын, шулай ук К (Көнчыгыш) һәм К (Яшен) галәм ракета-йөртүчеләрен очыру белән җитәкчелек итә[2].

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче космонавт Юрий Гагаринны «Көнчыгыш» галәм карабында җибәрү вакытында Л.А.Воскресенский «укчы» —ракета гаскәрләре подполковнигы А. С. Кирилловның дублеры була. Ул идарә итү бункерында икенче перископтан күзәтү алып бара, әммә командалар бирми.

Р-7 нигезләнгән ракеталар шундый югары кимәлдә төзелгән, алар хезмәт итүен әлеге көнгә кадәр дәвам итә — 2012 елның 15 июлендә халыкара галәм станциясеннән Союз ТМА-М карабы җибәрелә, «Көнчыгыш» ракетасы 30 елдан артык вакыт үткәч файдаланудан алына (соңгы тапкыр 1991 елның 29 авгусында бортында һинд юлдашы белән җибәрелә), ә «Яшен» ракетасы 50 ел чамасы хезмәт итә (СПРН галәм аппараты белән соңгы тапкыр галәмгә 2010 елның 30 сентябрендә җибәрелә).

1963 елның апрелендә Л.А.Воскресенский сәламәтлек торышы буенча Мәскәү авиация институтына укытучылык эшенә күчә, әммә гомеренең ахырына кадәр ОКБ-1 белән рәсми "сынаулар бүлегенең фәнни җитәкчесе вазифаларын башкаручы» киңәшче сыйфатында хезмәттәшлек итүен дәвам итә[3].

1959 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек була, 1964 елда профессор дәрәҗәсе бирелә.

1961 елдан 1965 елга кадәр профессор, 308-нче Мәскәү авиацион институтының (МАИ) кафедра мөдире, 1961 елда шушы кафедраны оештыруда әйдәүче, барлыкка чыгуында «Очу аппаратларын үлчәү һәм сынау системасы кафедрасы» дигән исем ала[4], ул ракета һәм авиацион техникасының берничә буын инженер-сынаучылары әзерли.

Леонид Александрович Воскресенский 1965 елның 16 декабрендә вафат була. Новодевичье зиратында җирләнә (6 нчы бүлем, 27-нче рәт).

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Л.А.Воскресенский хөрмәтенә (1970) Ай кратеры Воскресенский аталган.[5]
  • Л.А. Воскресенскийның ватан космонавтикасында эшмәкәрлеге белән бәйле күп шәхси әйберләре һәм документлары Космонавтика мемориаль музеенда саклана.

Кызык фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Первый рейс к звездам» документаль фильмында Байконур космодромы идарәсе бункерында перископ янында Л.А. Воскресенскийның кадрлары бар. 1961 елның 12 апрелендә «Восток» карабын җибәргәндә идарә бункерында фото - һәм кино төшерү үткәрелми. бар. Фильм өчен кадрлар шул ук көндә төшерелә, әмма соңрак, кораб җибәрү эшләре төгәлләнгәннән соң[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С 1898 года Александр Воскресенский служил в Никольской церкви, затем в Москве: 1923—1930 гг. — в храме Успения Пресвятой Богородицы в Кожевниках; затем был протоиереем в храме Иоанна Воина.
  2. Список космических запусков России
  3. В книге Я.К.Голованова «Королёв. Факты и мифы», М., «Наука», 1994г ., ISBN 5-02-000822-2, изложена версия, что причиной отставки Воскресенского с должности заместителя Главного конструктора по испытаниям явились разногласия с Королёвым относительно стендовых испытаний первой ступени ракеты Н-1, на необходимости которых настаивал Воскресенский.
  4. Галерея почёта МАИ, archived from the original on 2011-10-15, retrieved 2021-11-03 
  5. Полный список лунных кратеров, названных в честь русских и советских учёных и видных деятелей
  6. Рябчиков Е. И. Звёздный экран, мемуары и публикации, Искусство кино, 1973, № 6, стр.63-87; № 7, стр. 167—184

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биографик материаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л.А.Воскресенскийның биографиясе һәм эшчәнлеге фактларын Б.Е. Чертокның Ватан космонавтика тарихы буенча китапларыннан белергә мөмкин, анда Л.А.Воскресенскийның исеме 98 тапкыр очрый.