Либертарианлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Либертарианлык latin yazuında])
Либертарианлык
Сурәт
Нәрсә нигезендә эшләнгән иреклек[d]
Йогынтысын кичергән либерализм
Проект яки миссиянең максаты Автономия һәм сәяси иреклек[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган mises.org/library/myth-and-truth-about-libertarianism(ингл.)
 Либертарианлык Викиҗыентыкта

Либертарианлык (ингл. libertarianism; латинча libertas сүзеннән — «ирек») — төп принцип буларак ирекне яклаучы сәяси фәлсәфәләр һәм хәрәкәтләр җыелмасы.[1] Либертарианлык вәкилләре сәяси ирекне һәм автономияне максимальләштерергә омтылалар, сайлау иреген, ирекле берләшүне һәм шәхси фикерләүне ассызыклыйлар.[2][3][4] Алар дәүләт хакимиятенә шик белән карыйлар, әмма гамәлдәге икътисади һәм сәяси системаларга оппозиция масштабында аерылалар. Либертариан фикернең төрле мәктәпләре дәүләт һәм шәхси хакимиятнең законлы функцияләренә карата төрле карашлар тәкъдим итә, еш кына мәҗбүри социаль институтларны чикләргә яки таратырга чакыра.[5]

Либертарианлык эчендә үз үзенчәлекләре булган берничә агым бар. Аерым алганда, бу уң һәм сул либертарианлык, анархо-капитализм, минархизм, геолибертарианлык (джорджизм), сул базар анархизмы һәм либертар социализм. Уң либертарианнар шәхси милек хокукын беренче планга куялар.[6] Сул либертарианнар хосусый милекне абсолютлаштыру шәхес иреген бозарга мөмкин дип саный.[7][8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Boaz, David (2009-01-30). Libertarianism. Encyclopædia Britannica. 2017-02-21 тикшерелгән. “...либертарианство, политическая философия, которая считает свободу главной политической ценностью.”
  2. Woodcock, George. Anarchism: A History Of Libertarian Ideas And Movements(ингл.). — Peterborough, Ont.: Broadview Press(ингл.), 2004. — P. 16. — ISBN 9781551116297.
  3. Boaz, David. Key Concepts of Libertarianism 2012 елның 3 апрель көнендә архивланган.. Cato Institute (1999).
  4. What Is Libertarian?. 2017-02-16 тикшерелгән.
  5. Long, Joseph W. (1996). "Toward a Libertarian Theory of Class". Social Philosophy and Policy. 15 (2): 310. «Когда я говорю о «либертарианстве»... я имею в виду все три этих совершенно разных движения. Можно было бы возразить, что либертарианский капитализм, либертарный социализм или либертарный популизм слишком отличаются друг от друга, чтобы их можно было рассматривать как аспекты единой точки зрения. Но они действительно имеют общее — или, по крайней мере, частично — интеллектуальное происхождение».
  6. Kymlicka, Will. Libertarianism, left- // The Oxford Companion to Philosophy(ингл.) / Honderich, Ted. — New. — New York: Oxford University Press, 2005. — P. 516. — ISBN 978-0199264797.
  7. Steiner, Hillel. Left Libertarianism and the Ownership of Natural Resources // Public Reason. — 1 (1): p. 1-8 (2009).
  8. Партия Владимира Зеленского выбрала своей идеологией либертарианство. Что это такое? Это похоже на либерализм? 2020 елның 9 август көнендә архивланган. // Meduza, 24 мая 2019.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]