Лилия Сәгыйдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Сәгыйдуллина latin yazuında])
Лилия Сәгыйдуллина
Туган 15 февраль 1956(1956-02-15)[1] (68 яшь)
Иске Тамъян, Базгыя авыл шурасы[d], Шаран райуны, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты[2]
Һөнәре филолог, университет профессоры, шагыйрь
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты[2]
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d] (1990)
Гыйльми исем: доцент[d][2]

Сәгыйдуллина Лилия Рәшит кызы (15 февраль 1956 ел) — галим-педагог, шагыйрь. 1979 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы. Педагогия фәннәре кандидаты (1990), доцент. 2007 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар союзлары әгъзасы. Илдар Юзеев премиясе лауреаты (2022).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина 1956 елның 15 февралендә Башкорт АССР-ының[3] Шаран районы Иске Тамъян авылында туган.

Үз якларында урта белем ала. 1974 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Студент елларында әдәби иҗат һәм фәнни тикшеренүләр белән мавыга. 1979 елда «филолог», «рус теле һәм әдәбият укытучысы», «татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча университетны тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Дистә елга якын укыту һәм тәрбия бирү эшчәнлегеннән соң Мәскәү дәүләт педагогия университетының аспирантурасына тәкъдим ителә. Мондагы укуын «педагогия фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә уңышлы диссертация яклап 1990 елда тәмамлый[4]. Бу вакыттан бүгенге көнгәчә БДУ-ның филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының доценты сыйфатында студентларга югары һөнәри белем бирүен дәвам итә.

Укыту һәм фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары мәктәп педагогы хәзерге заман татар теле буенча теоретик курс алып бара. Югары курс студентлары өчен тагын да татар теле укыту методикасы; тел һәм әдәбият укытуда фикерләүне үстерү методлары; ике теллелек шартларында ана теле укыту методикасы; лингвокультурология һәм лингводидактика җәһәтеннән тел һәм сөйләм дип аталган дисциплиналардан белем бирә[5].

Галим Лилия Сәгыйдуллина төрле буын һәм төрле жанрларда эшләгән әдипләрнең иҗатын өйрәнү белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, ул Г. Гыйльманов, Гөлчирә Гыйззәтуллина-Гайсарова, Мөнир Вафин, Нурия Измайлова, Марат Кәбиров, Рим Идиятуллин һәм башка кайбер язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен төпле анализлый. Аның әдәби тәнкыйть мәҡаләләре республиканың төрле матбугат басмаларында, шул исәптән өч телдә нәшер ителгән «Ватандаш» журналында, шулай ук татарча матбугат «Тулпар» журналында һәм «Кызыл таң» газетасында дөнья күрә. Бу гыйльми тикшеренүләренең кайберләре 2010 елда чыккан «Язык. Культура. Писатель» дип аталган уку әсбабында урнаштырылган, 2013 елда киң катлау укучыга тәкъдим ителгән «Словарь татарских лингвокультурных концептов» сүзлегендә кулланылган.

Моннан тыш белгеч Башкортстан Язучылар берлегенең татар телле әдипләре секциясе утырышларында кулъязмаларны һәм нәшер ителгән басмаларны тикшерүләрдә эксперт булып чыгыш ясый. Аны шулай ук төрле югарылыктагы иҗади бәйгеләрнең бәяләмә әгъзасы итеп тә еш чакыралар.

Галим-педагог һәм югары мәктәп укытучысының белем, тәрбия һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган көнүзәк мәҡаләләре Башкортстан һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында еш дөнья күрә.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы буларак Лилия Сәгыйдуллина шигърияттә дә нәтиҗәле эшләп килә. Аның тезмә шәлкемнәре Башкортстан һәм Татарстан республикаларының башкорт һәм татар телләрендә басылып килгән газета һәм журналларында, атап әйткәндә, «Башкортстан» һәм «Кызыл таң» газеталарында, «Агыйдел», «Шонкар», «Казан утлары», «Идел» һәм «Тулпар» журналларында дөнья күрә. Моннан тыш аның иҗат җимешләре рус теленә тәрҗемәдә Мәскәүдә нәшер ителгән «Наш современник» һәм Башкортстанның рус телендәге әдәби-нәфис басмасы «Бельские просторы», Иваново өлкәсенең Шуя шәһәрендә 2013 елда чыккан «Солнечная пряжа» альманахы битләрендә дә тиешле урын тапкан. Шигърият үрнәкләре тагын да «Башкортстанның шигъри антологиясе» җыентыгына да кертелгән.

Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты шагыйрьнең татар телендә «Абага чәчәге» (2001), «Мизгелләр йолдызлыгы» (2004), «Күңелем күкләре» (2011), "Күпердә" (2018) җыентыкларын укучы хөкеменә чыгарган. Башкорт дәүләт университеты нәшриятында исә 2010 елда «Көзге блюз» тезмә китабы, 2019 нчы елда "Камертон души" җыентыгы басылып чыккан.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан Республикасының Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсенең бюро әгъзасы, шулай ук «Сәхибҗамал» җөмһүрият җәмәгать оешмасының бюро әгъзасы һәм татар телендә нәшер ителгән «Өмет» газетасының кушымтасы буларак дөнья күргән «Чаткылар» басмасының редколлегия әгьзасы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абага чәчәге: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2001 ("Биш кыллы саз" җыентыгында).
  • Мизгелләр йолдызлыгы: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2004.
  • Көзге блюз: Шигырьләр. Уфа: РИЦ БашГУ, 2010.
  • Күңелем күкләре: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2011.
  • Күпердә: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2018
  • Камертон души: Стихи. Уфа: РИЦ БашГУ, 2019

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 14 сентябрь 2016)
  • Сагитова Г.Р. “В мгновениях – вечность” –“Мизгелләрдә – мәңгелек” /Г.Сагитова // Тулпар. -2005.- №1,. – Б.30-32;
  • Хафизов С.Х. “:Претендовать на звание поэта, значит приравнять себя к богу»- “Шагыйрьлеккә дәгъвә итүләре – Ходай белән тиңләү үзеңне” /С.Хафизов //Кызыл таң. – 2007.- № 216. - 13 ноября;
  • Ганиева Т.А. “Есть ли нация без поэта?” - “Шагыйрьсез милләт бармы?”(с.200-205) / Т.Ганиева // В кн. “Обращаюсь к вашему разуму» - Уйчаннар, сезгә эндәшәм” ( на башкирском языке) – Уфа:Китап, 2009.- 422 с.;
  • Фарвазова З.Р. «Зеркала души» - “Күңел көзгеләре” (с.365-382) / З.Фарвазова // В кн. “Зеркала души”- “Күңел көзгеләре” ( на татарском языке) – Уфа: Китап.- 2008.-432 с.
  • Кашфиева Л. “ Я с великими чай не пила...” ( “Мин бөекләр белән чәй эчмәдем...” ) // Кызыл таң. – 2011, 13 май
  • Хафизов С.Х. “И тень – доказательство Солнца” (“Күләгә дә – Кояш дәлиле”) //Кызыл таң. – 2011, 7 июль
  • Шаймарданова А. «Небеса души моей землячки» («Якташымның күңел күкләре”) // “Өмет”, 2011, 8ноябрь, № 86
  • Гайсарова-Гыйззәтуллина Г.М. Хәзинә эзләүче / “Күпердә” китабының сүз башы. Уфа: Китап, 2018. 224 с. – 3-7 битләр
  • Вагапова, Л.Н. Современная татарская литература в Башкортостане. / Л.Н. Вагапова // Чын мирас. - 2013. - 5. - .
  • Вагапова, Л.Н. Внутренний мир поэзии Л. Сагидуллиной. / Л.Н. Вагапова // Материалы Всероссийской научно-практической конференции «Татарская литература Башкортостана: становление, современное состояние и перспективы развития», посвященной 125-летию со дня рождения татарского писателя Зарифа Башири. (25-26 апреля 2013 г.) : / . - Уфа: БГПУ, 2013. - .
  • Вагапова, Л.Н. Этническая картина мира и национально-культурные коды в современной татарской литературе в Башкортостане. / Л.Н. Вагапова // : (на тат.яз.) / . - Уфа,: РИЦ БашГУ, 2014. - 246-257.
  • Бәхет – ул юл... // Тулпар, 2017, № 4 60 – 68 б. (Дилбәр Булатова әзерләгән интервью)
  • Мәйданны наданнар тотмый иде... // Өмет, № 10, 12 март 2021 (Эльмира Ибраһимова әзерләгән интервью)
  • Сүзгә сөю илгә, халыкка сөю дә булсын // Кызыл таң, 25 май, 2021 (Резида Вәлитова әзерләгән интервью)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]