Лилия Әмирханова
Лилия Әмирханова | |
---|---|
Туган | 18 июнь 1960 (63 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия Башкортстан |
Әлма-матер | Уфа дәүләт авиация техник университеты |
Һөнәре | университет профессоры, галим |
Эш бирүче | Уфа дәүләт авиация техник университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] һәм профессор |
Әмирханова Лилия Риф кызы (18 июнь 1960 ел, Уфа шәһәре) — инженер-системотехник, галим, педагог. Икътисад фәннәре докторы (2007), профессор (2007).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лилия Риф кызы Әмирханова 1960 елның 18 июнендә Уфа шәһәрендә туган. 1982 елда Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлый. Шул ук елдан Уфа авиация институтында эшли: автоматлаштырылган идарә итү системалары кафедрасы инженеры, техник кибернетика кафедрасының кече гыйльми хезмәткәре, аспирант, өлкән укытучы, икътисад һәм производство белән идарә итү кафедрасы доценты, доцент, социаль-икътисади системаларда идарә итү кафедрасы профессоры. 2006 елда «Экономико-математические методы исследования устойчивости и экономичности производства» темасына докторлык диссертациясен яклый. Рәсәй Федерациясенең Башҡортостан Республикасы Президенты каршындагы Башкортостан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең менеджмент кафедрасы профессоры.
Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Идарәнең оештыру структурасын камилләштерү өлкәсендә белгеч. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше — предприятиеләр белән идарә итү системасының оештыру структурасын проектлау алымнарын эшләү, прогнозлау ысулларын эшләү. 180-нән артык гыйльми хезмәт бастырып чыгарган. Гыйльми хезмәтләре предприятиеләр эшчәнлегенең икътисади күрсәткечләрен прогнозлау ысулларын, ресурсларны нәтиҗәле файдалану модельләрен эшләүгә багышланган. 2 икътисад фәннәре кандидаты әзерләгән[1].
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
— Активные формы обучения : Учебно-методич. пособие : Для студентов всех спец. ун-та, преподавателей, науч. сотрудников, аспирантов Уфа, 1997 (автордаш)
— Обеспечение устойчивости и экономичности производственной деятельности предприятия.М., 2005;
Современный инструментарий оценки конкурентоспособности вуза на основе процессно-ориентированного подхода: Монография.Уфа, 2015 (автордаш).
Об одном подходе к оптимизации количества предприятий в составе холдинга // Вестник Уфимского государственного авиационного технического университета. – 2005. – Т. 6, № 2. Амирханова Лилия Рифовна.
— Оптимизация структуры капитала компании. Амирханова Лилия Рифовна. . Уфа, 2017[2]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- УГАТУ(үле сылтама)
- Әмирханова Лилия Риф кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Амирханова Лилия Рифовна
- НЭ