Ләйлә Генҗер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйлә Генҗер latin yazuında])
Ләйлә Генҗер
Туган 10 октябрь 1928(1928-10-10)[1] яки 10 октябрь 1924(1924-10-10)[2]
Истанбул, Төркия[3]
Үлгән 10 май 2008(2008-05-10)[4] яки 9 май 2008(2008-05-09)[3]
Милан, Италия[3]
Үлем сәбәбе авыру
Күмү урыны Истанбул
Ватандашлыгы  Төркия[5]
Әлма-матер Итальянский лицей в Стамбуле[d]
Һөнәре опера җырчысы

 Ләйлә Генҗер Викиҗыентыкта

Ләйлә Генҗер (тур. Leyla Gencer; чын исеме Әйшә Ләйлә Чирекле (төр. Çeyrekgil Ayşe Leyla); 10 октябрь 1928 ел (башка мәгълүматлар буенча, 1924 ел[6]), Полонезкей, Истанбул, Төркия — 10 май 2008, Милан, Италия) — XX гасырның билгеле төрек опера җырчысы (сопрано) һәм педагог.

«La Turca Diva»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Опера донъясында «La Turca Diva» (төрек Diva) һәм «La Regina» (Патшабикә) (The Queen) кебек танылган Ләйлә Генҗер билгеле бельканто (сопрано) җырчысы була, үз карьерасының күп өлешен ул 1950 еллар башыннан 1980 еллар уртасына кадәр Италиядә үткәрә, һәм аның репертуары җитмештән артык партия тәшкил итә. Ул бик аз коммерция язулары булдыра, әммә күп санлы коммерция булмаган язулары да бар. Ләйлә Генҗер Доницетти операларының героиняларына өстенлек бирә.

Бала чагы һәм яшүсмер еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчының чын исеме — Әйшә Ләйлә Чейрекгиль (төр. Çeyrekgil Ayşe Leyla). Ул 1928 елның 10 октябрендә Төркиядә Истанбулда Полонезкей авылында туган. Булачак җырчының әнисе, Лександра Ангела Минаковска поляк тамырларына ия булган. Ул литва аксөяк гаиләсеннән чыккан, католик диндә үскән, әммә иренең вафатыннан соң ислам динен кабул итә һәм Атийе исемен ала. Ләйләнең әтисе, Хәсәнзада Ибраһим Бәк, 1934 елда фамилияләр турында Закон чыккач Чейрекгиль фамилиясен ала, Сафранболу шәһәреннән бай төрек эшкуары булган һәм ислам динен тоткан.

Ләйлә Генҗер иртә яшендә әтисен югалта. Ул Босфорның Анатолия ягында Чубуклы районында үсә һәм Истанбул консерваториясендә музыка белән шөгыльләнә башлый. Дәресләрен туктатып, итальян җырчысы сопрано Джаннина Аранжи-Ломбардинан шәхси дәресләр алу өчен Әнкарага күченә. Күпмедер вакыт Ләйлә Генҗер Төрек дәүләт театрының хорында җырлый. 1950 елда Әнкарада Маканиньидың «Сельская честь» операсында Сантуцци партиясе белән дебюты була. Киләсе берничә елда Ләйлә Генҗер Төркиядә танылу ала һәм илнең идарасы затлар өчен рәсми чараларда чыгыш ясый.

Карьерасы һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елда Ләйлә Генҗер Сан-Карлода неаполитан театрында Сантуцци партиясе белән дебют ясый. 1957 елда «Да Скала» театрында Франсис Пункның «Диалоги кармелит» операсының дөнья премьерасында Ливан ханым партиясен башкара. 1960 елда Ләйлә Генҗер беренче тапкыр ССРБ га килә, анда Мәскәүдә Зур театрда һәм Бакыла Азәрбайҗан дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясый.

Киләсе елларында (1983 елда сәхнәдән киткәнгә кадәр) башлыча Италиядә чыгыш ясый, сирәк башка илләргә Аурупа һәм АКШ-ка гастрольләргә чыга. 1962 елда Ләйлә Генҗер Ковент-Гарден Король опера театрында Вердиның «Дон Карлос» операсыннан Елизавета Валуа һәм Моцартның «Тын Жуан» операсында Донна Анна партиясе белән чыгыш ясый. 1956 елда җырчы Сан-Франциско Операсы сәхнәсендә Риккардо Дзандонаи операсыннан Франческа да Римини партиясен җырлап, беренче тапкыр АКШ-та чыгыш ясый. Аннары Американың башка опера театрларында җырлый, 1956 елда Ләйлә Генҗерның Метрополитен Опера театрында Тоска партиясен җырлаячак дигән хәбәр йөрсә дә, бер вакытта да Метрополитен Опера театрында җырламый.

Тавышның киң диапазоны, көчле темперамент белән актерлык таланты Ләйлә Генҗер моңлы партияларны да, шулай ук драматик пландагы партияларны да — Верди операларында Джильда («Риголетто»), Виолетта («Травиата»), Аида, Леди Макбет («Макбет»), Моцартның «Волшебная флейта» операсында Паминаны да ис киткеч башкарырга мөмкинлек бирә.

Үзенең бөтен карьерасы дәвамында Ләйлә Генҗер Гаэтано Доницетти әсәрләрен җырлап дан ала. Алар арасында «Белизарио», «Полиэвкт», «Анна Болейн», «Лукреция Борджиа», «Мария Стюарт» һәм «Катарина Корнаро» операларында партияләр була, әммә җырчының «Роберто Деверё» операсында чыгышы барысыннан да югары баһалана. Бельканто партияларына өстәп җырчының репертуарына Глюк, Моцарт, Монтеверди, Чилеа, Керубини, Спонтини, Пуччини, Массне, Чайковский, Прокофьев, Бойто, Бриттен, Пуленк, Майр, Менотти, Вебер, Вайнберг һәм Рокка кебек композиторларның әсәрләре керә. Моннан тыш, җырчы еш кына сирәк башкарылучы операларда, шул исәптән Антонио Марляның «Моль», Россинидың «Елизавета, королева английская» Глюкның «Альцеста» операларында күренә. Тавышның киң диапазоны Ләйлә Генҗерга лирик сопранодан драматик колоратурларга җиңел күчәргә мөмкинлек бирә.

Язулары арасында Супонинның «Весталка» операсында Юлия партиясе (дирижеры Перевилли, Memories), «Бал-маскарадта» Амелия була (дирижеры Фабрис, Movimento musica ).[7]

Сәнгатькә керткән өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулышын контролдә тота белгән, һәм бигрәк тә карьерасының башлангыч елларында, һәр хәлдә, 1970 елларда чаклы сирәк музыкаль интеллект һәм гади булмаган театр зәвыгы белән зур интереатив сифаттары берләшкән ун тугызынчы гасырның югары вокаль техникасына ия булган соңгы бөек җырчыларның берсе санала.

Киләсе елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләйлә Генҗер опера сәхнәсендә үзенең карьерасын 1985 елда тәмамлый, әммә 1992 елга кадәр концерт эшчәнлеген дәвам итә. 1982 елдан ул үзен яшь опера җырчыларын өйрәтүгә багышлый, педагогик эшчәнлек алып бара, 1983-1988 елларда Да-Скала театры янында Опера Җырчылары Академиясенең директоры була. 1997-1998 елларда маэстро Риккардо Мути аны яшь җырчыларның Да-Скала мәктәбендә укыту өчен тәгаенли. Опера Җырчылары Академиясенең художество җитәкчесе сыйфатында ул опера интерпретациясен укыту белән шөгыльләнә.

2007 елда ул һаман да актив тормыш алып бара, театрның музыка җитәкчесе маэстро Риккардо Мути үтенече буенча Да-Скала театрында яшь артистларның остазы була.

Ләйлә Генҗер 2008 елның 10 маенда Миланда 79 яшендә вафат була. Сан-Бабил чиркәвендә җеназа алу һәм соңыннан Миланда кремация үткәргәннән соң, аның теләгенә ярашлы, аның көлен Истанбулга алып киләләр һәм 16 майда Босфор сулары өстендә очоралар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Cella F. Leyla Gencer. — Venice, 1986

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]