Магнит (тау)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магнит (тау) latin yazuında])
Магнит
Сурәт
Тау сырты Урал таулары
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Чиләбе өлкәсе
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 616 метр
Карта
 Магнит Викиҗыентыкта

Магнит тавы - (рус. Магнитная, устаревшее название Атач (Атачи) — Көньяк Уралдагы тимер мәгъдәне чыганагы буларак файдаланылган тау. Башкорт телендә Әтәстәу дип язу кабул ителгән, әммә атама буенча бәхәсләр дәвам итә.

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тауның борынгы исеме рус телендәге чыганакларда Атач, Атачи[2], Улу-Утассе-Тау, Маячная дип язып алынган[3].

«Магнитная гора по башкирскому названию Атачи именуется», — дип язган П. И. Рычков «Топография Оренбургской губернии» дигән китабында[4].

Немец этнографы, табигый фәннәр галиме Гмелин И. Г. (рус. Иога́нн Гео́рг Гме́лин алман. Johann Georg Gmelin) 1743 елда үзенең язмаларында бу тауны Улу-Утассе-Тау дип язып алган, бу атаманы аңа юл күрсәтеп йөргән башкортлар әйткән. Атаманың килеп чыгышын сораган.

Они (местные жители) не могут объяснить происхождение слова Утассе и полагают, что оно происходит от имени бывшего башкирского воҗдя, который жил в этой местности, потому что многие другие горы этих мест названы таким образом[5].

Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк Уралның көнчыгыш битләвендә, Җаек (Урал) елгасының сул (Азия) ярында урнашкан.Административ җәһәттән Чиләбе өлкәсе Магнитогорск каласына карый. Биеклеге 616 м. Географик координатлары: озынлыгы - 53° 26' 8" N, киңлеге - 59° 8' 32" E. 53.435556°, 59.142222°

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1747 елда тау сәнәгатьчесе И. Б. Твердышевның мәгъдән белгечләре Магнит тавында шурфлар казып, эргәдә мәгъдән заводы төзү өчен чимал җитү-җитмәвен ачыклаган [6].

Магнит тавы янында 1743 елда шәһәр буларак казак станицасы барлыкка килә — ул Ырынбур төбәгенең чик һәм оборона линиясе терәк пункты булып тора.

1922 елда Олы Башкортстан

1922 елның 22 июненнән 17 августына кадәр Башкортстан АССР ы (ЗОлы Башкортстан) составында булган.

Совет власте елларында аның янында, табигый байлыкларын куллану максатында, зур металлургия комбинаты һәм Магнитогорск шәһәре төзелгән.

Комсомоллар группасы (Магнитогорск, 1932)

Бу тауны чимал чыганагы сыйфатында кулланалар (Магнитогорск яткылыклары). Хәзер тауның күп өлеше казып төшелгән.

Мәгъдән чыгару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырның 30 нчы елларына кадәр Аташ тавының мәгъдәне белән башкортлар файдаланган:

“…До последнего большого мятежа (Башкирские восстания (1735—1740)), башкирцы весьма простым способом добывали из этой горы железо, и в особенности отличную сталь; но при начале мятежа, в 1735 году, (Указы от 11 февраля 1736 года) разработка им воспрещена…»

Атачи // Энциклопедический Лексиконъ. Т.3. Ара—Афо. С.-Пб., 1835. С.383.

1747 елның 24 декабрендә Ырынбур губерна канцеляриясенә заводчы И. Б. Твердышев тимер яткылыклары табылуы турында игълан итә: «близ реки Яика по примеру расстоянием от оной в восьми верстах, так же и от устья речки Верхнего Кизилу в восьми верстах в горе, именуемый Атачи в трех местах».

Истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче палаткага багышланган һәйкәл. Анда шушындый юллар уелган: «Мы жили в палатке с зелёнымоконцем, промытой дождями, просушенный солнцем, Да жгли у дверей золотые костры На рыжих каменьях Магнитной горы» (Б.Ручьев, «Песня о брезентовый палатке»)

1971 елның 15 маенда Үзән тавы сыртында «Рудникның 40 еллыгына» дип аталган монумент ачылган. Алгы йөзендә мемориаль таштакта куелган булган, хәзер ул юк. Арт ягында язма: 40 ел, 1971. Алгы һәйкәл нигезендә ике зур мәгъдән кисәге куелган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. Энциклопедический лексикон. Санкт-Петербург, 1835 г.
  3. Легенды Магнитки
  4. П. И. Рычков «Топографии Оренбургской губернии» — 1762 г.
  5. ВОСТОЧНАЯ ЧАСТЬ ЮЖНОГО УРАЛА (УРАЛ-ТАУ, ИРЕНДЫК И ВОСТОЧНЫЕ ПРЕДГОРЬЯ)[ttps://uralsky.info/geografiya/uralskie-gory/yuzhnyj-ural/vostochnaya-chast-gory-ural-tau-i-irendyk.html]
  6. Русский биографический словарь : в 25-ти томах.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]