Мансура Речапова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансура Речапова latin yazuında])
Мансура Речапова
Туган 21 август 1923(1923-08-21)
Омск өлкәсе
Үлгән 29 май 2014(2014-05-29) (90 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре тракторист

Речапова Мансура Абдрахман кызы (19232014) — совет авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү алдынгысы. Социалистик Хезмәт Герое (1971).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур Абдрахман кызы Речапова 1923 елның 21 августында Омск өлкәсенең Седельников районындагы Юрто-Уйск авылында бохара татарлары гаиләсендә туган.

Авыл мәктәбендә дүрт классны тәмамлагач, Мансура Абдрахман кызы Речапова колхозда эшли башлый. 1940 елда Седельников районының Богдановка авылына тракторчылар курсына укырга җибәрелә.

1941 елдан алып 1945 елга кадәра, Бөек Ватан сугышы елларында, Мансура Абдрахман кызы Речапова Избышев исемендәге колхозга караган Седельниково авылында трактористка булып эшли.

1945 елдан алып 1977 елга кадәр шул ук Избышев исемендәге колхозда тракторчы булып эшләвен дәвам итә, авыл хуҗалыгында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә.

1971 елның 8 апрелендә чыккан ССРБ Югары Советы Президиумының Указына карата «Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм аларны дәүләткә сату планын үтәүдә күрсәткән бөек казанышлары өчен» Мансура Абдрахман кызы Речаповага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын мидалы тапшырыла.

1977 елдан алып данлыклы трактористка хаклы ялда. 2014 елның 29 маенда Мансур Абдрахман кызы Речапова Омск өлкәсе Седельниково авылында вафат була

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Третьякова А. Золушка из Юрты-Уйска // Сибирский труженик. — № 32 (7844). — 16.08.2013 г.