Мария Рёль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Рёль latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Швеция[2]
Туу датасы 26 июль 1801(1801-07-26)[3][4][5][…]
Туу урыны Стокгольм[d], Стокгольмское обер-губернаторство[d], Швеция[3]
Үлем датасы 30 июнь 1875(1875-06-30)[6] (73 яшь)
Үлем урыны Клара[d], Стокгольм[d], Стокгольмское обер-губернаторство[d], Швеция[6]
Җирләнгән урыны Северное кладбище[d][7]
Һөнәр төре рәссам, рәсемче
Шәкертләр Amanda Helander[d]
Активлык урыны Стокһолм[8] һәм Париж[8]
Әгъзалык Королевская художественная академия[d]
Жанр портрет[d][3]
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Финская национальная галерея[d], Национальная портретная галерея Швеции[d] һәм Һаллвил музее[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Maria Röhl
 Мария Рёль Викиҗыентыкта

Мария Кристина Рёль (швед. Maria Röhl; 26 июль 1801 ел5 июль 1875 ел) — швед рәссамы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швецияда XIX гасырның беренче яртысында яшәгән бик күп күренекле кешеләрнең портретлары авторы булып тора.

Аның картиналары Стокгольмдагы Милли музейда күргәзмәгә куела.

Швед короллеге китапханәсендә аның 1800 портреттан торган коллекциясе бар.

Корольлекнең швед сәнгать академиясе әгъзасы (1843). Король сараенда рәсми портретист була.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мария Рёль Стокгольмда хәлле гаиләдә туган. Әммә 1822 елда ата-аналарының вафатыннан соң бөлгенлеккә төшкән. Бала чакта гувернантка булырга хыялланган.

Ләкин рәсем төшерү белән мавыгуы җиңә. Профессор һәм гравюр Кристиан Форсельдән сынлы сәнгать буенча дәресләр ала. Рәссам Александр Хамбре аны каләм белән тиз генә реалистик сүрәтләмәләр эшләргә өйрәтә.

Аның дусларын һәм гаилә әгъзалары сүрәтләгән картиналары киң билгелек ала.

Рәссам югары җәмәгать даирәсендә модада булып китә. Ул каләм белән дә, май белән дә иҗат итә. Әммә Марияның бай булмаган заказчылары май белән эшләнгән сүрәтләргә түли алмыйлар. Шуңа аның күп картиналар каләм кулланып эшләнгән.

Аның хезмәтләрендә заманының бик күп билгеле аристократлары, актерлары сүрәтләнгән.

1843 елда Рёль патша сараена рәссам итеп билгеләнә.

1843-1846 елларда Парижда француз сәнгать академиясенең Леон студиясендә укый.

Туган иленә кайтканнан соң, Стокгольмның Брункебергсторг районында үзенең шәхси сынлы сәнгать студиясен оештыра.

Тормышының соңгы елларында фотосүрәтләр барлыкка килә. Фотография сәнгате аның портретлар иҗат итүенә җитди дәгъвачы булып китә.

Мария Рёль 1875 елның 5 июлендә Стокгольмда вафат була.

Хәзерге вакытта аның картиналары, сүрәтләре Швеция Милли музеенда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Швед корольлеге китапханәсендә портретлары 1800 чамасы.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]