Медцина тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Медцина тарихы latin yazuında])

Үз заманында, Гиппократ сырхау һәм сәламәт кешенең бәвелен чагышгырып карарга өндәгән һәм аларның төсләре бер-берсеннән никадәр ныграк аерылып торса, укучыларына бу кешедә чир шулкадәр авыррак дип өйрәткән.

Борынгы табибларның авыруларны тикшереп дәвалау өчен бернинди инструментлары да, приборлары да булмаган: алар тулысынча күз, борын, ко­лакларына, сизгерлекләренә, тәҗрибәләренә, әлбәттә, акылларына ышанып кешеләрне дәваларга тырышканнар. Ләкин бу «инструментлар» белән чирнең тышкы күренешләрен генә ачыклый алганнар. Шулай да авыруның тире өслеге, кыяфәте яки тырнакларының төсе игътибарлы табибка шактый күп нәрсәләр ачыкларга ярдәм иткән. Табиб авыруны аның төкереге, сидеге нинди булуына карап дәвалаган. Еллар, гасырлар дәвамында, авыруга дөрес диагноз кую, кешене дәвалау өлкәсенә яңа тикшерү методлары тәкъдим ителгән.

1673 елда Нидерланд натуралисты Антони ван Левенгук беренче тапкыр үзе ясаган микроскопта кеше күзәнәкләрен күрүен раслаган. Бу медицина өлкәсендә бик зур ачыш булып санала һәм бик күп аңлашылмаган мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итә. Хәзерге заман табибларына төрле тирәнтен лаборатор анализлар уздырырга, кешенең һәр күзәнәген, канын, үтен, баш һәм арка мие сыекчасын һ.б. тикшерергә мөмкинлек бар. Примитив микроскоп урынына электрон микроскоплар, заманча оптик техника килде, бик күп анализларны яса­ ганда, бу эшне компьютер «күзе» уңышлы башкара. Ләкин бүген дә табибларга очлы күз, сизгер колак, акыллы баш кирәк.

Чөнки авыруны тыңлау, капшап карау, чирнең нидән килеп чыгуы турында й мәгълүматлар җыю һич тә әһәмиятен югалтмады. 1816 елда француз табибы Рене Лаэннек авыруны тыңлар өчен, ике башы да ачык тавыш . көчәйткеч агач торба тәкъдим иткән. Шулай итеп табибларга ярдәмгә стетоскоп дип аталган тавыш үткәрүче җайланма барлыкка килә.

Ике гасыр дәверендә стетоскопның тышкы күренеше бик нык үзгәргән.

Хәзерге табиблар, авыруларны тыңлар өчен, ике колакка киелә торган резинка торбачыклар аркылы, тавышны көчәйтүче мембраналар куелган прибор — фонендоскопны кулланалар.

XIX гасырдан бирле галимнәр терлек организмында бара торган электр процессларын актив рәвештә өйрәнә. XX башында Нидерланд физиологы Виллем Эйнтховен йөрәкнең электр биопотенциалларын яза торган прибор ясаган. Ул куллануга керткән прибор электрокардиограф сыйфатында безнең көннәрдә дә бихисап авыруларга диагноз кую өчен алыштыргысыз ярдәмче булып санала.

Борынгы заманнардан бирле табиблар кешене үтә күрү турында хы­ ялланганнар. 1895 елда бу хыял чынбарлыкка әйләнә. Немец физигы Вильгельм Рентген кайбер үтә күренми торган әйберләр аша элек билгеле булмаган нурларның үтүен күргән. Хәзер бу ачышны кулланмаган медицинаның бер өлкәсе дә юктыр, мөгаен. Миллионлаган кешеләр үзләренең исән калулары белән рентген нурларына бурычлыдыр. Гел зарарсыз булмаса да, XX гасыр урталарына кадәр бу ысулны кешене үтә күрү мөмкинлеге бирүче бердәнбер метод булып торды дип саный алабыз.

Соңгы елларда медицина өлкәсенең искитәрлек яңалыгы — диагноз кую өчен ультратавыш методын куллана башлау булды. Бу ысул белән организмның төрле тайпылышларын: үт куыгындагы яки бөерләрдәге ташларны табарга һәм ватарга, шешләрне, йөрәк зәгыйфьлеген һ.б. белергә мөмкин. Ультратавыш аппараты белән тикшергәндә сүрәт монитор экранына бирелә һәм тикшерүче табиб органда булган тайпылышны җентекләп өйрәнә ала. Аның тагын бер өстенлеге — организмга зыянлы булмавы.

Эндоскопия — куышлыкларны һәм каналларны эндоскоп аша турыдан- туры күреп тикшерү ысулы. Бу ысул белән тагын да күбрәк процедуралар уздырып була. Ашказанын тикшерү (гастроскопия), бронхларны карау (бронхоскопия) тайпылышларны якыннан күрергә ярдәм итә. Кечкенә генә тишек аша корсак яки күкрәк, буыннар куышлыгына кертелгән эндоскоп белән дә диагноз куярга мөмкин. Соңгы елларда табиблар эндоскоп ярдәмендә хирургик операцияләр ясарга өйрәнде. Мондый операцияләрдән соң кеше тәнендә бик зур җөй түгел, ә күзгә ташланмый торган кечкенә генә тишем урынының эзе кала. Операциядән соң савыгу вакыты да бик . күпкә кыскара.

Заманча тикшерү ысуллары тагын бер искиткеч чарага баеды. Рентген - трубкасын компьютер белән берләштереп, табиблар компьютер томо- графиясе ясады. Бу аппарат кеше тәненең барлык өлешендә катлы кисемне күрергә мөмкинлек бирә һәм күп төрдәге патологик тайпылышларны ; ачыкларга ярдәм итә.

Күптән түгел генә медицинада яңа—магнит-резонанс томографиясе дигән . сүз барлыкка килде. Ул төрле матдәләрнең электромагнит нурланышын үзләренә төрлечә сеңдерүенә нигезләнгән. Сеңдерү спектрына карап һәрбер , органның яки тән өлешенең төзелешен ачыклап була. Мәсәлән, шешнең 1 кайда, нинди булуын гына түгел, аның структурасын һәм биохимик - составын да белергә мөмкин. Ә бу дәвалау өчен бик мөһим.

Организм тукымаларының төзелеше чагыштырмача даими булу галим нәрне бер кызык фикергә китергән. Алар кайбер химик элементларның ’ аерым органнар белән бәйләнешкә керүен ачыклый. Димәк, аларны авыруга диагноз кую өчен файдаланырга була дигән фикергә киләләр. ; Шулай итеп радиоактив изотоплар «күзәтү» астына эләгә. Радиоизотоплы тикшерү, диагноз кую методы буларак, табибларга күп очракларда ярдәм ; итә. Изотопны организмга керткәннән соң, аны күзәнәкләрнең нинди > тизлек белән сеңдерүен һәм күпме торуын күзәтеп, теге яки бу органның ’ функциясендә тайпылышны ачыклыйлар. Ул участокка изотопның _ туплануы һәм ачыклыгына карап диагноз куялар. Мәсәлән, калкансыман

бизне тикшерү өчен радиоактив йод, ә йөрәк мускулының зарарлануын технеций дигән изотопны кулланып беләләр.

Радиоактив дигән сүз бераз шомландырса да, бу тикшерү методы организм өчен куркынычсыз булып санала, ә иң мөһиме — бу бик төгәл ысул.

Хәзерге көнгә кадәр кеше организмы тулысынча өйрәнеп бетелгән дип әйтеп булмый әле. Ачылмаган серләр җитәрлек һәм кеше һаман да ахыргача өйрәнелмәгән, серле җан иясе булып кала.