Мигул Пулар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мигул Пулар latin yazuında])
Мигул Пулар
Туган 10 февраль 1952(1952-02-10) (72 яшь)
Туса-Паразуси, Климовское сельское поселение[d], Епрәч районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир

Мигул Пулар (чын исеме - Николай Георгиевич Краснов, 1952 елның 10 феврале, РСФСР, Чуаш АССР, Епрәч районы, Туса-Паразуси) - чуаш шагыйре һәм тәрҗемәчесе. Россия Язучылар берлеге һәм Россия журналистлары берлеге әгъзасы (1995).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 10 февралендә Чуаш АССРның Епрәч районы Туса-Паразуси) авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлап А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Уку вакытында аның шигырьләре «Литературная Россия» («Әдәби Россия») газетасында һәм «Вдохновение» коллектив җыентыгында басыла.

Институтны 1981 елда уңышлы тәмамлый. Аннары Совет Армиясендә хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән соң баштан Чуаш АССРның башкаласы Чабаксарга күченә һәм Чабаксар агрегат заводында эшли. Аннары Чуашстанның Епрәч районына күченә һәм биредә «Çĕнтерÿшĕн» («Җиңү») газетасында эшли, соңрак «Капкан» журналы редакциясендә эшли башлый. Аның әдәби язмышы «Капкан» журналы белән тыгыз бәйләнгән. Ул анда 25 елга якын, кече хезмәткәрдән журнал мөхәрриренә кадәр эшли. 2005 елдан алып 2007 елга кадәр «Капкан» чуаш сатирик журналының баш мөхәррире булып тора.

Микула Пулар тәхәллүсе астында басыла. «Çĕнĕ кĕвĕ» («Беренче адымнар», 1976), «Хĕвел пайăрки» («Кояш нуры», 1981), «Çĕнĕ кĕвĕ» («Яңа көй», 1976), «Кун-çул каçалăкĕ» («Томыш юлы һәйкәле», 1987), «Хĕвел пайн ăркисем» («Кояшлы сызык», 1991) һ.б. шигъри җыентыклар авторы булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]