Михаил Обыдённов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Обыдённов latin yazuında])


Михаил Обыдённов
Туган 1949[1]
Үлгән 2019[1]
Һөнәре тарихчы, археолог

Михаил Обыденнов (21 ноябрь 1949 ел, Уфа30 декабрь 2019 ел, Уфа) — совет һәм Россия археологы. Тарих фәннәре докторы (1992), профессор (1993)[1](үле сылтама)(недоступная ссылка).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Федорович Обыдённов 1949 елның 21 ноябрендә Уфа шәһәрендә эшче гаиләсендә туа.

Шәһәрнең 19 нчы урта мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт итә, шунда ук КПСС сафына керә.

1970 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә.

Университетта укыганда М. Обыдённов ел саен БДУ-ның, СССР Фәннәр академиясе Археология институтының, Куйбышев һәм Мәскәү дәүләт университетларының археологик экспедицияләрендә катнаша, экспедицияләргә күренекле совет археологлары О.Н.Бадер, Г.А.Федоров-Давыдов, Г.И.Матвеева, И.Б.Васильев җитәкчелек итә. Яшь галим Көньяк Уралның алга киткән бронза дәвере һәм аның ахыры белән кызыксына, черкаскүл/межа мәдәнияте темасы буенча тикшеренүләр башлый. Бу теманы ул докторлык диссертациясе язганчы озак еллар буе алып бара [2].

1975 елда университетны тәмамлый. М. Ф. Обыденнов шунда укытырга эшкә калдырыла. ССРБ тарихы кафедрасында ассистент вазыйфасында эшли.

1981 елда, аспирантурада укып тормыйча, СССР Фәннәр академиясе Археология институтында М.Ф.Обыдённов «Бронза гасыры азагында Көньяк Уралда яшәүчеләр мәдәнияте» темасына (тарих фәннәре докторы М.Ф. Косарев җитәкчелегендә) кандидатлык диссертациясе яклый [3].

1982 елда М.Ф. Обыденнов БДУ-ның археология, борынгы һәм урта гасырлар тарихы кафедрасы доценты итеп сайлана. Бронза гасырында Көньяк Урал, бронза гасыры азагында Көньяк Урал, Уралның борынгы тарихы темалары буенча озак еллар үзе төзегән махсус курс буенча лекцияләр укый [4].

2000-06 елларда төбәкне өйрәнү һәм дәүләт идарәсе кафедрасы мөдире, 1993 елдан Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясе проректоры, дәүләт тарихы һәм хокук кафедрасы мөдире, 1998 елдан — Юридик колледж (Уфа) директоры, бер вакытта БДУ‑ның Ватан тарихы кафедрасы профессоры [5](үле сылтама)(недоступная ссылка).

Фәнни хезмәтләре бронза гасырына, межа мәдәниятенә, Көньяк Уралда фин-угыр кабиләләренең оешуына һәм таралып утыруына, Җаек-Чулман буе төбәгендә яшәгән борынгы халыкларның рухи мәдәниятенә һәм сынлы сәнгатенә багышланган.

Иштуган су саклагычы, Түбән Чулман ГЭС ы, Башкортстан атом электр станциясе төзелешләре башланыр алдыннан су астында кала торган археологик һәйкәлләрне торгызу эшләрендә катнаша [6].

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

400‑дән артык фәнни хезмәт авторы. 250-нән артык фәнни монография һәм мәкаләсе матбугат; археологик һәйкәлләрен торгызу буенча 44 гыйльми хисап төзегән, 5 фән кандидаты әзерләгән.

  • Образ человека в древнем искусстве (по материалам Урала и Поволжья). Казан, 2003;
  • Историко-культурное наследие народов Башкортостана — объект археологии: вопросы сохранения и использования. Уфа, 2007;
  • История культуры и искусства древних и средневековых народов Среднего Поволжья и Урала. Ка‑ зань, 2014 (автор.)[7](үле сылтама)(недоступная ссылка).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Чешская национальная авторитетная база данных

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • [8](үле сылтама)(недоступная ссылка)/Обыдённов Михаил Фёдорович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • [9]/Башкортстан Археология җәмгыятенең рәсми сайты
  • [10]/Тарих, хокук һәм социаль-гуманитар белем институтының рәсми сайты