Михаил Тимаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Тимаев latin yazuında])
Михаил Тимаев
Туган телдә исем Михаил Иван улы Тимаев
Туган 31 гыйнвар 1986(1986-01-31) (38 яшь)
ТАССР, Казан
Яшәгән урын Коллектив урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре балет биючесе
Балалар улы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2015)

Михаил Тимаев (Михаил Иван улы Тимаев, рус. Михаил Иванович Тимаев) — балет биючесе, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты, Татарстанның атказанган артисты. Халыкара конкурс премиясе, «ТЮРКСОЙ» премиясе (2010), «Бию рухы» призы лауреаты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын Урда» балетында Батый хан рухы. 2015

1986 елның 31 гыйнваренда Казанда туган. Казанның 91-санлы мәктәбен, Казан хореография училищесын (Татарстанның халык артисты В.Н. Бортяков классы) тәмамлаган (2005).

2004 елдан, студент вакытыннан, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр труппасы белән Европа илләренә гастрольләргә чыга, шәхси чакырулар буенча Россия шәһәрләрендә чыгышлар ясый.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Принц Зигфрид, Па-де-труа («Аккош күле»).
  • Зәңгәр кош, Итекле мәче («Йокыга талган гүзәл»).
  • Пер Гюнт, Диңгез патшасы («Пер Гюнт»).
  • Былтыр, Утлы шайтанШүрәле»).
  • Тыйнак Кәрлә, Төчкерүче Кәрлә («Карсылу һәм җиде кәрлә»).
  • Франц, Чардаш («Коппелия»).
  • Спартак («Спартак»).
  • Ромео («Ромео һәм Джульетта»).
  • Арман («Камелияле ханым»).
  • Солор («Баядерка»).
  • Ланкедем («Корсар»).
  • Нурадин, Батый хан рухыАлтын Урда») һәм башкалар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Н. Садовская. Михаил Тимаев. «Балет» журналы, № 2 (173) март-апрель 2012.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]