Миңнур Касыймова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңнур Касыймова latin yazuında])
Миңнур Касыймова
Туган телдә исем Касыймова Миңнур Мөхәммәтҗан кызы
Туган 15 июль 1966(1966-07-15) (57 яшь)
Башкорт АССРның Бөрҗән районы Бәләкәй Кыпчак
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2008).Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты (2012) һ.б.

Касыймова Миңнур Мөхәммәтҗан кызы (15 июль 1966 ел) — укытучы, язучы һәм үзешчән композитор. Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңнур Мөхәммәтҗан кызы Касыймова 1966 елның 15 июлендә Башкорт АССРның Бөрҗән районы Бәләкәй Кыпчак авылында туган.

1985 елда Белорет педагогия училищесының башлангыч класслар бүлеген тәмамлагач, туган районындагы Саргая башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Бер үк вакытта Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының башлангыч класслар факультетында читтән торып укый.

Институтны тәмамлагач, 1986-1987 елларда Бөрҗән районы Колгына сигезьеллык мәктәбендә, аннан соң ике ел Иске Собхангол башлангыч мәктәбендә, 1989 елдан Иске Собхангол урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли.

1991 елда районда беренче тапкыр үтә торган «Ел укытучысы» конкурсы җиңүчесе була. 1993 елда үзе укыган Әбделмәмбәт мәктәбенә кайтып, башлангыч классларда укыта.

1998 елдан Әбделмәмбәт урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә һәм 10 еллап бу вазифада эшли. 2009 елдан янәдән башлангыч класслар укытучысы була.

М. М. Касыймова укучылары белән экология һәм фольклор өлкәсендә фәнни тикшеренү эшләре алып бара. Фольклор экспедицияләр оештыра. Аның башлангычы белән Әбделмәмбәт мәктәбендә Ә. М. Сөләйманов исемендәге фольклор кабинеты, туган авылы Бәләкәй Кыпчакта музей җиһазландырылган.

Озак еллар «Башар» экологик-фольклор клубын җитәкли. Урта яшьтәгеләрдән «Гөрелдәк» вокал һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларының «Варис» малайлар вокал ансамбле җитәкчесе.

Ф.Рәхимголова исемендәге республика балалар шигърияте фестивалендә башлангыч сыйныф укучылары Р. Шәрипов, Р. Мәсәгутова, А. Сөләйманова, К. Касыймова, Г. Гөбәйдуллина, И. Үтәбаев, С. Билалов, А. Гарифуллина, С. Назаргуловалар җиңүче һәм призер була. Бу укучыларның шигырьләре "Мин — шагыйрь"дип аталган җыентыкка кертелде.

Укучылары башкорт телендә генә түгел, рус телендә дә иркен иҗат итәләр. Г. Шәмиголов, К. Шәрипов, К. Касыймова, А. Шәмиголов, Й. Каһарманова, Г. Гобәйдуллина, А. Босконов «Классная жизнь» конкурсы җиңүчеләре була.

Укучылары даими җиңү яулаган конкурслар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Весенняя капель
  • Чулпылар
  • Жемчужины Башкортостана
  • Друзья заповедных островов
  • Литературный конкурс журнала «Бельские просторы» Классная жизнь
  • Марш парков
  • Научное PROдвижение
  • Международный конкурс «Музыкальный вернисаж»
  • Птицы Башкортостана
  • Экологический конкурс «Они должны жить»

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чәчән теллеләр заты. Мәкаләләр./ Төзүчеләре: М. М. Касыймова, А. Р. Үтәбаева. Белорет, 2012. 47 бит.
  • Сузыла күрекләре. Хикәяләр. М. М. Касыймова. Белорет. 2017. 135 бит.

Пьесалары:

  • Кара икмәк
  • Рәхмәтле җомга

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2008)
  • Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты (2012).
  • Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы - Корылтаеның Мактау кәгазе.
  • Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе (2013, 2014, 2015).
  • Зәки Сәгыйтов исемендәге район премиясе лауреаты (2014)
  • Шоңкар журналының «Дәрман» хикәяләр конкурсы дипломанты (2015).
  • М.Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр конкурсының төбәк этабы җиңүчесе (2016)[1]
  • Педагогик инициатива республика мәгариф хезмәткәрләре арасындагы конкурс җиңүчесе(2017)
  • Һ.Дәүләтшина исемендәге балалар өчен әсәрләр конкурсында номинация (2018)
  • Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилее уңаеннан Башкортстан Республикасы грантына уздырылган әдәби конкурс җиңүчесе (2018)

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөрөлдәк (М. Касыймова көе, С. Каһарманова сүз.)
  • Бөрҗәнем (М. Касыймова көе, С. Галәветдинов.)
  • Тузганак (М. Касыймова көе, З. Үтәгулова сүз.)
  • Гүзәл чишмәм Караным (М. Касыймова көе, З. Үтәгулова сүз.)
  • Аркычак (М. Касыймова көе, С. Каһарманова сүз.)
  • Умырзая (М. Касыймова көе, С. Каһарманова сүз.)
  • Әби (М. Касыймова көе, К. Баһаветдинова сүз.)
  • Гөрләвек (М. Касыймова көе, А. Ягафәрова сүз.)
  • Кыпчак вальсы (М. Касыймова көе, С. Каһарманова сүз.)
  • Туганнар (М. Касыймова көе, С. Каһарманова сүз.)
  • Яшә, яшьлек (М. Касыймова көе, С. Каһарманова сүз.)

Проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тел сагында күмәкләп
  • Тел ачкычы — ил аскысы
  • Яшел калкан
  • Рух сандалы.
  • Милләт бишеге.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балалары: Мырзаголова Миләүшә Җәмил кызы (1988)
  • Касыймов Таңатар Җәмил улы (1992)
  • Касыймова Кадрия Җәмил кызы (2002)
  • җәмәгате: Касыймов Җәмил Әхәт улы (1963).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]