Мөхәммәт Мәһдиев музее (Гөберчәк)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Мәһдиев музее (Гөберчәк) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мөхәммәт Мәһдиев музее
Нигезләү датасы 2000
Урын 422028 ТР, Арча районы, Гөберчәк, М. Мәһдиев ур., 72.
Директор Радик Рәкыйп улы Яруллин
Халидә Кыям кызы Габидуллина
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты

Мөхәммәт Мәһдиев музее (рус. Музей М. Магдеева) — Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). «Казан арты» тарих-этнография музее филиалы. Күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Мөхәммәт Мәһдиевның (Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев, 19301995) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елның 13 июлендә ачыла.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей авыл уртасындагы бер катлы агач йортта урнашкан. Музей, М. Мәһдиев әйтеп калдырганча, язучының туган йорты урынында салынган. Бина салуда Арча урман хуҗалыгы ярдәм иткән. Бинада авыл китапханәсе дә урнашкан.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей фондында 760 саклау берәмлеге. Музей экспонатлары язучының балачак һәм яшьлек еллары белән таныштыра.

Күргәзмәдә язучының туган йорты, Казан фатирындагы эш бүлмәсе күренешләре торгызылган. Шулай ук әтисе Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиев (18851938) һәм әнисе язмышына бәйле материаллар да тупланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]