Наталья Авдеева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Авдеева latin yazuında])
(Наталья Германовна битеннән юнәлтелде)
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 6 сентябрь 1988(1988-09-06) (35 яшь)
Туу урыны Калининград, РСФСР, СССР
Һөнәр төре җәядән атучы
Спорт төре җәядән ату[d][1]
Катнашучы 2014 Archery World Cup[d]
 Наталья Авдеева Викиҗыентыкта

Наталья Германовна Авдеева (1988 елның 6 сентябрендә туган, Калининград) — Россия спортчысы, 2019 елгы дөнья чемпионы, 2019 елгы Европа уеннары чемпионы, җәядән ату буенча Россия чемпионаты чемпионы һәм призеры. Ил җыелма командасы әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авдеева Наталья Германовна 1988 елның 6 сентябрендә Калининград шәһәрендә туган. Наташаның әти-әнисе аны җәядән ату секциясенә бирергә карар иткән. Кызның классик җәя белән өйрәнүен җайлап булмый. Ул блоклы җәя белән шөгыльләнүгә күчә. Ныклы шөгыльләнгәнгә күрә ул Россия Федерациясе спорт мастерына кадәр үсә.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егерме елга Россия җыелмасында командасы составында катнашты. Универсиадада беренче тапкыр 2011 елда чыгыш ясады, команда ярышларында көмеш медаль яулады. Иммануил Канта исемендәге Балтыйк федераль университеты аспирантурасында укыды. Халыкара класслы спорт мастеры исемен алды.[2].

2015 елның июлендә Кванджу шәһәрендәге XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадада хатын-кызлар арасында составлы җәядән ату буенча ярышларда алтын медаль яулады.[3].

Спортчы Наталья 2018 елгы Дөнья кубогы триумфаторы булды.

2018 елның 19 февралендә Американың Янктон шәһәрендә Наталья Авдеева бинада блоклы җәясеннән ату буенча дөнья чемпионаты алтын медален яулады. Финалда спортчы төрек кызы Есим Бостанны җиңде.

2019 елның 15 июнендә блоклы җәясеннән ату буенча дөнья чемпионы семен алды. Турнир Хертогенбоста узды. Финалда Авдеева америкалы Пейдж Пирсны 142:141[4]. исәбе белән җиңде.

Минск шәһәрендә Европа уеннарында 2019 елның июнендә көмеш медаль яулады, ә II Европа уеннарда шәхси беренчелектә җиңүчесе булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Наталья Авдеева — профиль на сайте Международная федерация спортивной стрельбы|Международной федерации стрельбы из лука